Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Лашманлыларга 60 мең дә жәл түгел

1 май бәйрәмнәре тирәсендә район автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган бер машина йөртүчене тоткарлаганнар. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 май көнне Әккәрәй авылында берәү, кичке буйда, юлда басып торган "иномарка"ның бер ягына УАЗ автомашинасы белән ышкылып уза. Инспекторлар килгәч, бәрдерүченең "чирткән" булуы ачыкланган. Хәзер бу машина йөртүчегә 30...

1 май бәйрәмнәре тирәсендә район автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган бер машина йөртүчене тоткарлаганнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 май көнне Әккәрәй авылында берәү, кичке буйда, юлда басып торган "иномарка"ның бер ягына УАЗ автомашинасы белән ышкылып уза. Инспекторлар килгәч, бәрдерүченең "чирткән" булуы ачыкланган. Хәзер бу машина йөртүчегә 30 мең сум штраф һәм машина йөртү хокукыннан колак кагу яный. Өстәвенә, машинасы Нурлат шәһәрендәге стоянкада торган өчен дә штраф түләргә туры киләчәк.
Апрель азагында, Бәркәтә якларындагы нефть оешмаларына читтән килеп эшләүчеләр дә кагыйдә бозган. Башкортстан кешесе, төштән соң, салган килеш, "Нива" машинасына утырып, юлга чыга. Баксаң, аны инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Шулай да нефтьче кабат шул ук "тырмага баскан". Инспекторлар Бәркәтә ягында эшләүче тагын бер нефтьчене туктаталар.Чистай кешесе, исерек килеш, УАЗ - "буханка" машинасы белән "сәяхәткә" чыккан.
-Лашманда кичке якта туктаткан автомашинаны йөртүче хатын-кыз руль артына правасы булмаган килеш утырган. Салмыш ире исә янәшәдә, пассажир урынында. Хәзер аларга 30 ар мең сум - икесенә 60 мең сум штраф яный, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Штраф автоинспектор