Лашман тег белән яңалыклар
-
Лашман җирлеге башлыгы ял паркы турында хыяллана
Шушы көннәрдә Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов “Татарстан Республикасындагы җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнде. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешен шулай бәяләделәр. Моңа лаек, орден да бирерлек җитәкче ул.
-
Лашман мәргәне Башкортостанда танылган
Лашман урта мәктәбе укучысы Рәсим Вафин Башкортостанда үткән Россиякүләм ярыштан өченче урын алып кайткан.
-
Лашман мәктәбе музее яңа экспозициягә баеды
Соңгы елларда барыбызны да борчыган мәсьәләләрнең берсе – яшь буында патриотик рухның аксавы. Мәгълүм ки, патриотик рух ул – патриотик тәрбия җимеше. Мондый тәрбия бирү төшенчәсе исә киң мәгънәне аңлата: ул бала күңелендә туган иленә, аның табигатенә, туган йортына, туган авылына, халкының тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.
-
Минсәгыйть Шакиров Чирмешәндә малайларны һәм кызларны бассейнда йөздереп ярыштырды
Лашман урта мәктәбе бассейнында узган йөзү буенча районара ярышларда төп кубок Җәлил поселогына китте.
-
Чирмешән районының Лашман авылы укчылары республика йөзенә кызыллык китермәгәннәр
Бөтенроссия күләмендә “Салават Юлаев” призына җәядән ату буенча Башкортстанда узган ярышларда безнең якташларыбыз да катнашып, 17 команда арасында “классик ук” дивизионында призлы өченче урын яулап кайттылар.
-
Лашман авылында Наил Шәйхетдинов истәлегенә мемориаль такта куелды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Лашман авылында яшәүче Рәсим Вафин төз ата
"Яшь җәяче" түгәрәгендә шөгыльләнүче Рәсим Вафин (Лашман мәктәбе, тренеры Фаиз Билалов) Татарстан командасы составында Орел шәһәрендә узган Россия кубогына җәядән ату буенча Бөтенроссия ярышларында катнашкан һәм ике тапкыр спорт мастерына кандидатлык нормасын үтәгән. Автор фотосы
-
Лашманда күпер булачак
Лашманда республика ярдәме белән яңа күпер төзи башладылар. Авыл эчендә 1981нче елда колхоз көче белән салынган элеккеге күпер инде нык тузган, хәрәкәт өчен куркыныч иде. Яңа күпердә ел башларында ук эшне төгәлләргә планлаштыралар - Моңа 53 миллион сум акча кулланылачак, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. Әлегә Лашман эчендә...
-
Лашман балалары күрше авыллар бакчаларына йөри
Якын көннәрдә Лашман балалар бакчасына төзүчеләр килә. Алар иң беренче булып бинаның түбәсен яңарту эшенә керешәчәк. -Яңа ел ялларыннан соң балалар кабул итмәдек, бүлмәләрне җиһазлардан бушатып, төзүчеләр өчен эш мәйданы әзерләдек, - ди бакча мөдире Рагидә Зөфәрова. - Бакчада өч төркемдә 63 бала тәрбияләнде, хәзер шуларның 14се Әмир һәм Чирмешән...
-
Лашманда яшәүче 95 яшьлек Мәхтүмә Ихсанова авылдашларын тәмле ризыклар белән сыйлаган
Гыйнвар аеның беренче көннәрендә Лашман авылында яшәүче Мәхтүмә әби Ихсановага 95 яшь тулды. Бүген ул кызы Әлфия һәм кияве Рәхимҗан тәрбиясендә яши. Мәхтүмә әби гомер юлы җиңелләрдән узмый, ул ачлык-ялангычлыгын да кичергән, авырлыкларны да күп күргән. Әти-әнисенең генә гомерләре бик кыска була, биш баланы ятим калдырып, аларны бер-бер артлы соңга...
-
Якташыбыз Минсәгыйт Шакиров Лашман укучыларына күчтәнәч җибәргән
Лашман урта мәктәбенең 182 укучысы да шушы көннәрдә бүләкләр алып сөенде. Азык-төлек пакетларын якташыбыз Минсәгыйт Шакиров җибәргән. Ул былтыр да балаларга шундый күчтәнәчләр алган. Укучыларның әти-әниләре, укытучылар, мәктәп дирекциясе, әлеге изге гамәле өчен, Минсәгыйт Закир улына рәхмәт белдерәләр, саулык, имин тормыш телиләр. Кадыйр Гомәров фотосы
-
Лашманда самолетка кадәр ясадылар
Мондагы авыл мәктәбендә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нә караган түгәрәк җитәкчеләре ярышты. "Балаларга йөрәгемне бирәм" өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы республика бәйгесенең район этабында "Авиамоделизм" түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов - җиңүче. Бәйгедә техник, туган як тарихы, әдәби-эстетик, табигый-фәнни юнәлешләрдә көч сынаштылар. Мастер-класслар үткәрү дә - конкурс сынавы. Әйтик, укучылар бу көнне...
-
Лашманның көрәшче кызлары медальләр яулый
12-14 яшьлек кызлар һәм малайлар арасында Әлки районында узган билбау көрәше буенча республика беренчелегендә Лашман мәктәбе укучысы Алинә Хафизуллина үз авырлыгында алтын медальгә лаек булды, ә Айгөл Абүнәгыймова - бронза медаль иясе. Малайлар арасында Динар Шакиров та алтын медаль яулап кайткан.
-
Лашман укучыларын Казаннан котладылар
Узган ел ахырында Лашман мәктәбенең һәр укучысына Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел күчтәнәчләре таратты. "Тәмлүшкәләр" тулы пакетларны Казаннан авылдашлары, республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров җибәргән икән.
-
Лашман токаре детальләре заводныкыннан ким түгел
Фәрит Гайнетдинов 42 ел кыру станогы "иярли". Якташыбызны эшендә бик оста токарь, детальләрне заводныкыннан ким ясамый, диләр. Фәрит Вәгыйз улы хезмәт стажын Казанның "Радиоприбор" заводында башлый. Аннан туган авылына, Лашманга кайтып, әүвәл колхозда, соңрак "Чирмешәнагрохимия" оешмасында эшли. Бүген ул "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә алыштыргысыз белгеч. Январь аенда остага 60 яшь тула икән....