Автоинспектор тег белән яңалыклар
-
Чирмешән автоинспекторлары - балалар янында
Район юлларында "Игътибар - балалар!" операциясе бара. Автоинспекторлар 19 декабрьдән 8 январьга чаклы, Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар чорында балалар йөртүче автобусларны тикшерә, юлларда, урамнарда балалар хәвефсезлеген ныграк күзәтә. Машина йөртүчеләр исә улларын, кызларын автокреслоларда йөртергә онытмасыннар иде. Каникуллар вакытында барыбыз да, зинһар, игътибарлырак булыйк. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә,...
-
Чирмешән автоинспекторының җырлавын Президент та тыңлаган
Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүровны Казанда алкышладылар. Якташыбыз ДАИ - ЮХИДИ хезмәте оешуның 80 еллыгы уңаеннан үткән бәйрәм концертында чыгыш ясап кайтты. -Салаватның "Җиләкле җәй"ен һәм дуэт белән "Өнсә авылы көе"н җырладым. Дөрес, "Корстон"ның 600 кешелек зур тамаша залында чыгыш ясар өчен алдан нык әзерләнергә...
-
Лашманлыларга 60 мең дә жәл түгел
1 май бәйрәмнәре тирәсендә район автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган бер машина йөртүчене тоткарлаганнар. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 3 май көнне Әккәрәй авылында берәү, кичке буйда, юлда басып торган "иномарка"ның бер ягына УАЗ автомашинасы белән ышкылып уза. Инспекторлар килгәч, бәрдерүченең "чирткән" булуы ачыкланган. Хәзер бу машина йөртүчегә 30...
-
Әгәр белгән булсам...
Сабан туе көнне юл хәрәкәте автоинспекторларына да эш күбәя. Төштән соң халык, гадәттә, бәйрәм төгәлләнмәсә дә, берән-сәрән таралыша башлый. -Олы юлдан баручыларны бик туктатмыйбыз, алар шик уятмый, - ди инспектор Фаил, элегрәк булган бер хәлне искә төшереп.- Әмма кыр юлына, елга ягына юнәлгән "кортежны" игътибарга алдык. Берничә сәгатьтән үзләрен каршыладык...
-
Бозлавыкта Чирмешән автоинспекторларының машинасын да бәрдергәннәр
Районның юл инспекторлары, беренче бозлавыкта аварияләрнең быелгы кебек шулкадәр күплеген хәтерләмиләр. Вак-төякләрен дә санасаң, бер көнне генә дә бездә егермеләп шундый юл казасы булган. Тәүге кар яуган көнне ДАИ хезмәткәрләрен иртәнге алтыда Элмәле күпере янына чакырталар. Анда "фура" аркылы басып, юлны каплаган. Бераз соңрак Лашман авылы янындарак ике җиңел машина...
-
Чирмешәндә автоинспекторга ришвәт бирергә маташкан машина йөртүчене хөкем иткәннәр
Суд Оренбург өлкәсеннән 35 яшьлек машина йөртүчене, вазифаи затка ришвәт тәкъдим иткән өчен, 300 мең сум штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган. Әлеге кешене безнең район юлында исерек килеш машина белән идарә иткән хәлдә тоткарлыйлар. Соңрак ул бу хакта төзелгән беркетмәне юк итәр өчен автоинспекторга 30 мең сум күләмендә ришвәт...