Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Иске Кади кырларында печән эскертләре күп
Һава торышына бәйле рәвештә, узган атналарда азык әзерләү темпы акрынайды. Хәер, кайберәүләр бу мөһим эшкә керешеп кенә килә. Инде берничә көн чалт аяз, үләннәрне киптерергә, җыярга мөмкинлек булды. Әлегә "Чирмешән АГРО"да 245 тонна, ягъни план күләмендә печән запасы тупланган. "Авангард"та бу төр азык 550 тонна ук. Аларда күпьеллык үләннәрне дә...
-
Чирмешәндә сан алучыларны укуга чакыралар
1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәреләчәк. Әлеге чарага безнең районда да җентекләп әзерләнәләр. Киләсе атнада сан алучыларны өч көнлек укуга чакырмакчылар. Районда андыйлар 17 кеше. -Сан алучыларның күбесе - бу эштә тәҗрибәле, җаваплы белгечләр, - ди авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. -...
-
Чирмешәндә тиз чәчәләр
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 19 меңгә якын гектарда язгы сабанашлык культуралары чәчелгән (тиешленең 47 проценты). Соңгы көннәрдә, һава торышы яхшыру белән, кырларда агрегатлар сизелерлек күбәйде. Башкалар белән чагыштырганда, "Сөлчә", "Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә, "Лениногорск Агрофирмасы", "Агропродукт", "Татагро" хуҗалыкларында эш темпы югары. "ЧирмешәнАГРО" 2 мең гектардан күбрәк мәйданда бодай, арпа, солы,...
-
Лениногорскийда узган семинарда Чирмешән терлекчеләрен мактамадылар
Лениногорск районында "Лениногорский" агрофирмасы" җәмгыяте базасында узган республика зона семинар - киңәшмәсе терлекләрне ашату, үрчетү мәсьәләләренә һәм кышлату йомгакларына багышланды. Анда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнарыннан терлекчелек буенча консультантлар, нәсел хезмәте белгечләре, ветеринарлар, ферма мөдирләре һәм журналистлар...
-
Чирмешән авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлыкларын тикшерүгә җибәрде
Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның яртысы диярлек массакүләм репродукцияле, ягъни, белгечләр аңлатуынча, картайган. "Россельхозцентр"ның район бүлегендә эшнең кызу чоры - хуҗалыкларда быел чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тикшерәләр. - Быел язгы чәчү өчен районда 10 мең тоннага якын орлык кирәк булачак , - ди әлеге оешма җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Барлык авыл...
-
Чирмешәндә авыл хуҗалыгы ярдәмгә мохтаҗ
Язгы кыр эшләрен вакытында һәм технологик таләпләр буенча үткәрү өчен барысы да мөһим. Бүген, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгына акча кирәк. Район Советы депутатлары моны яхшы аңлап, җирле товар җитештерүчеләргә тагын 21 миллион сум акча бирергә килештеләр. Әлеге, бюджетка, казнага былтыр өстәмә керем буларак кергән средстволар минераль ашламалар, күпьеллык үләннәр...
-
Марат Әхмәтов: Чирмешән районы гаять зур потенциалга ия
Муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышында җитди, ачыктан - ачык сөйләшү киләчәк уңышларыбызга нигез ташы булырга тиеш. Бездә районның элеккеге данын кире кайтару, республикада алдынгылар сафына күтәрелү өчен мөмкинлекләр бар. Әлеге чарага килгән кунаклар: Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың...
-
Чирмешән курсантлары язгы чәчүгә әзер
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында да язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Филиалның 400 гектар чәчүлек җирләре бар. Шуның 166 гектарын уҗым культуралары били. -Агымдагы елда 80 гектарда бодай, 70 гектарда арпа һәм 10 гектарда күпьеллык үләннәр чәчәргә планлаштырабыз, - ди филиалның хуҗалык идарәчесе Айдар Ганиев.- Язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык...
-
Чирмешән районында кукуруз мәйданнары артачак
300 баштан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальникларын, җитәкчеләрне Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгына җыеп тәҗрибә уртаклашканнар. Гомумән, терлекчелектән зур табыш алырга теләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөмкинлекләр бар. -Семинардан зур тәҗрибә туплап кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы...
-
Күтәмәгә “Киров таналары” кайткан
"Күтәмә АГРОфирмасы" декабрь аенда, Яңа ел алдыннан гына, Киров өлкәсеннән 30 баш нәселле тана алып кайтты. Соңгы елларда терлекчелектә дуңгызлар асрап көн күргән хуҗалыкта сөтчелектән дә файда алмакчылар. -Зур математик булырга кирәкми, уйлап, санап карагыз: тәүлегенә 500 литр сөт савып, литрын кимендә 18 сумнан сатсаң да, кассага көненә 9 мең...
-
Элмәледә “арбаны” кыштан хәстәрлиләр
Узган елны "Сөлчә" җәмгыяте 25 миллион сумга якын бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, шуның 16 миллион 467 мең сумы -терлекчелектән, 8 миллион 238 мең сум үсемлекчелектән кергән акча. "Сөлчә" быелгы малларны кышлату чорына да ныклы әзерлек белән керде. Җәйге-көзге көннәрдә җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән, ике бригадада да ферма биналары...
-
Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум
Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...
-
Кыш үзвакытында килә
"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә җирләрнең 3350 гектарында сөрү агрегатлары эшләгән, бу агротехник чараны тагын ике йөз гектарда гына башкарасы калган. Биредә чөгендер алу да оешкан төстә бара, 800 гектардан шикәр чималы җир өстенә чыгарылган да ( калганы 120 гектар). Заводка 15 мең тонна чөгендер тапшырганнар. -Киләсе елда чөгендер чәчеләчәк участокларны да...
-
“Чирмешәнагрохезмәтләре“нең Туймәт бүлекчәсендә бозаулар югала
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә 6 айдан 12 айга кадәрге 4 бозау югалган. 01 Район территориясендә үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын часте хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барганнар. 02 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 38 гариза һәм хәбәр кабул иткәннәр. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә...
-
85 яшьлек юбиляр вакыт җитмәүдән зарлана
Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды. -Аллага шөкер, исәнлегемнән зарланмыйм, аягымда йөреп торам, - ди Керкәледә туган, бүген Лениногорскида яшәүче якташыбыз. Минвәли Насыйров озак еллар җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйды, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен, Мамадыш районының "Мамадыш" совхозын да җитәкләде. Ул "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре",...