Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлыкларын тикшерүгә җибәрде

Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның яртысы диярлек массакүләм репродукцияле, ягъни, белгечләр аңлатуынча, картайган. "Россельхозцентр"ның район бүлегендә эшнең кызу чоры - хуҗалыкларда быел чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тикшерәләр. - Быел язгы чәчү өчен районда 10 мең тоннага якын орлык кирәк булачак , - ди әлеге оешма җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Барлык авыл...

Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның яртысы диярлек массакүләм репродукцияле, ягъни, белгечләр аңлатуынча, картайган.

"Россельхозцентр"ның район бүлегендә эшнең кызу чоры - хуҗалыкларда быел чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тикшерәләр.
- Быел язгы чәчү өчен районда 10 мең тоннага якын орлык кирәк булачак , - ди әлеге оешма җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә орлыкларын тикшерүгә алып килделәр. Бу эш төгәлләү алдында. Тикшерелгән орлыкларның 85 проценты тиешле таләпләргә җавап бирә. Лаборанткаларыбыз безгә китерелгән орлыкларны куллары белән берәмтекләп аралап чыга, алар шулай чүплелек дәрәҗәсен тикшерәләр. Моңардан тыш, орлыкларның шытымлылыгын билгелибез, шыту энергиясен, төрле авыруларга каршы торучанлыгын ачыклыйбыз. Бу эшне көз дә, яз да үткәрәбез. Анализларның бер өлеше бушлай ясала, кайберәүләре өчен түләргә туры килә. Берничә хуҗалыкның безгә бурычы да шактый җыелды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалыкка сынау беркетмәсе тапшырыла һәм чәчү орлыкларын нинди препаратлар белән эшкәртергә, күпме чәчәргә кирәклеге хакында киңәшләр бирелә.
Район хуҗалыклары, орлык сыйфатын яхшырту максатыннан, фондларын яңартып торсалар да, бу юнәлештә әле байтак эшлисе бар икән. Әйтик, районда ике хуҗалык - "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе әгъзалары "Чирмешән АГРО" һәм "Күтәмә АГРОфирмасы" орлыкчылык белән җитди шөгыльләнә. Алар район хуҗалыкларын гына түгел, башка районнарны да орлык белән тәэмин итәр дип көтелә. Былтыр кайбер хуҗалыклар "Күтәмә АГРОфирмасы"ннан элиталы уҗым бодае орлыгын алып чәчкәннәр дә инде. Башка җәмгыятьләргә килгәндә, "Сөлчә" хуҗалыгы да бу тармакта яхшы эшли, орлык фондын даими яңарта. "Чирмешән агрохезмәтләре" дә быел орлыкларын яңарткан - Самара өлкәсеннән корылыкка чыдам бодай һәм арпа орлыгы алып кайтканнар.
Орлыкларын яңартучыларга дәүләт субсидия белән булыша икән. Хуҗалыкларга 3 мең гектарга җитәрлек кукуруз орлыгы да кайтарылган. Азык базасын да ныгытырга планлаштыралар, район ярдәме белән люцерна һәм суданка орлыгы сатып алынган.
- Чәчеләчәк материал тиешле дәрәҗәдә эшкәртелергә, чистартылырга тиеш. Орлыкларны саклау мәсъәләсенә дә игътибар бирергә кирәк, - ди Фәнил Шәрип улы.- Кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларның орлыкларны киптерү, саклау, чистарту мөмкинлекләре юк. Аларга зур җәмгыятьләр белән килешү төзеп, алар белән бергә эшләү отышлы булыр иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкларда орлыкчылык эшен тиешле дәрәҗәдә алып баручы белгечләр - агрономнар булмавы да бик начар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы язгы чәчү