Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

85 яшьлек юбиляр вакыт җитмәүдән зарлана

Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды. -Аллага шөкер, исәнлегемнән зарланмыйм, аягымда йөреп торам, - ди Керкәледә туган, бүген Лениногорскида яшәүче якташыбыз. Минвәли Насыйров озак еллар җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйды, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен, Мамадыш районының "Мамадыш" совхозын да җитәкләде. Ул "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре",...

Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

-Аллага шөкер, исәнлегемнән зарланмыйм, аягымда йөреп торам, - ди Керкәледә туган, бүген Лениногорскида яшәүче якташыбыз.
Минвәли Насыйров озак еллар җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйды, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен, Мамадыш районының "Мамадыш" совхозын да җитәкләде. Ул "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Почет билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, районыбызның Мактаулы гражданины.
-Оныклар белән мәш килеп яшибез, картаерга вакыт та юк,- ди юбиляр. - Билгеле, мин һәрвакыт туган районымны, аның тырыш, гүзәл кешеләрен сагынып искә алам, ешрак кайтырга тырышам.
Соңгы кайтуында ул районыбыз җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин белән дә очрашкан. Фердинат Мидхәт улы Минвәли Шәйхатдаровичка, юбилее белән котлап, сәгать бүләк иткән. Ветеранның мондый игътибарга бик күңеле булган.
Сүз уңаеннан, Минвәли абыйның хатыны Ландыш Рәшит кызы да безнең районныкы, Кара Чишмә кызы. Алар 60 ел бергә гомер итәләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы юбиляры Лениногорск шәһәре насыйров