Муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышында җитди, ачыктан - ачык сөйләшү киләчәк уңышларыбызга нигез ташы булырга тиеш. Бездә районның элеккеге данын кире кайтару, республикада алдынгылар сафына күтәрелү өчен мөмкинлекләр бар.
Әлеге чарага килгән кунаклар: Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың...
Муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышында җитди, ачыктан - ачык сөйләшү киләчәк уңышларыбызга нигез ташы булырга тиеш. Бездә районның элеккеге данын кире кайтару, республикада алдынгылар сафына күтәрелү өчен мөмкинлекләр бар.
Әлеге чарага килгән кунаклар: Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башкалар да шундый фикердә. Безгә, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгындагы эшләрне җайга салу, кырларны һәм фермаларны хуҗалы итү мөһим.
Утырышта 2015нче елда районның социаль - икътисади үсеше йомгакланды, 2016нчы елга бурычлар билгеләнде. Бу хакта район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның отчеты тыңланды.
-Халыкның мәшгульлеге һәм тормыш дәрәҗәсе, бюджетның керем өлеше, районның үсеш программалары үтәлеше билгеле дәрәҗәдә нефть табучы компанияләргә бәйле булуын әйтеп үтү кирәк, - диде докладчы. - Былтыр район чыганакларыннан 1 миллион 386 мең тонна, ягъни 2014нче елдагыдан 4,2 процентка күбрәк нефть суыртылды.
Безнең чиста авыл хуҗалыгы районында, авыл хуҗалыгы җитештерүе тормышта һәм икътисадта аерым урын алып тора, биредәге 12 җәмгыятьтә һәм 32 крестьян - фермер хуҗалыгында 500 кеше эшли.
Үсемлекчелектә беркадәр алга китеш булса да, хәл ителмәгән проблемалар күп. Инде искергән, картайган күпьеллык үләннәрнең 69 процентын тиз арада эшкәртеп, люцерна игүгә, массовый репродукцияле бөртекле һәм кузаклы культураларның 59 процент орлыгын алмаштырырга кирәк.
2015нче елда безнең районның авыл хуҗалыгында 1 гектар сөрүлек җиргә 5,1 мең сум, тулаем 369 миллион сум акча алынган, продукция җитештерелгән. Кызганыч, республиканың алдынгы хуҗалыклары белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 15 тапкыр түбән.
Фердинат Мидхәт улы билгеләп үткәнчә, бераз уңай үзгәрешләр булса да, авыл хуҗалыгында хәл һаман тотрыклы түгел. Туберкулез йогынтысы 2015нче елда да район буенча терлекләрнең баш санын киметүгә китерде, әмма республика тырышлыгы һәм ярдәме белән хәл стабильләшә башлады, агымдагы ел бу өлкәдә тамырдан үзгәреш елы булырга тиеш.
Докладчы терлекчелекне алга җибәрү өчен азык базасын, нәсел һәм ясалма орлыкландыру эшен яхшырту, кече эшмәкәрлекне үстерү зарурлыгын да бурыч итеп куйды.
Район башлыгы башка тармаклар эшен дә анализлап үтте. Әйтик, төзелешләр хакында сөйләде. 2015нче елда 23 яңа объект файдалануга тапшырылган, 33се капиталь ремонтланган. Федераль һәм республика программалары буенча ике балалар бакчасы, ике күпфункцияле үзәк, модульле ФАП, патолого-анатомия бүлеге, бер ветеринария пункты, бер башлангыч мәктәп, спорт мәйданчыгы, тулаем 7460 квадрат метр торак йортлар төзелгән.
Быел да төзелешләр дәвам итә. 47 миллион сумга урам - юл челтәрләре дә норматив хәлгә китереләчәк.
Узган елда торак пунктларны төзекләндерүгә, элемтә, су, электр челтәрләрен, социаль - мәдәни тармаклар объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, үзгәртеп коруга 834 миллион сум акча тотылган.
Сәүдә, мәгариф, мәдәният, физик культура һәм спорт, хокук саклау органнары, социаль хезмәт өлкәләрендә дә казанышлар бар, әмма тормышка ашыруны көтеп торучы мәсъәләләр, проблемалар тагын да күп. Докладчы алар хакында да телгә алды.
Утырышта Татарстан республикасы Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты һәм чыгыш ясады.
-Узгандагы эшләргә нәтиҗә ясаганда үз - үзеңә объектив карау кирәк,- диде ул, безнең районда авыл хуҗалыгы тармагында әле байтак резервларның, мөмкинлекләрнең файдаланылмавына ишарәләп. - Чирмешәндә зур потенциал бар, 73 мең гектар кара туфраклы уңдырышлы сөрү җирләрегез генә дә ни тора! Ә җир - байлык, ул халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә эшләргә тиеш.
Министр аеруча терлекчелеккә игътибарны көчәйтергә өндәде, хуҗалык итүнең кече формаларын актив үстерү зарурлыгын белдерде. Уңышларда һәркемнең өлеше булсын иде, халыкта битарафлыкка урын калдырмыйк, диде.
Марат Готуф улы район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның авыл хуҗалыгы тармагын алга җибәрү өчен конкрет гамәлләрен дә мактап узды, быел һәм алдагы елларда да районга республика тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. Билгеле, күрсәткечләрнең яхшыруы өчен иң элек үзебезгә нык тырышырга кирәк.
Сүз уңаеннан. Район Советы утырышына кадәр Марат Әхмәтов Лашманда оешкан "Шәйхетдинов Р.Р." крестьян- фермер хуҗалыгында да булырга өлгерде, биредә әлеге КФХ җитәкчесе Раушан Шәйхетдинов белән әңгәмә корды. 80 баштан күбрәк сыер, тана, бозаулар асралучы, көненә уртача 600 килограмм сөт савылучы хуҗалыкта азык җитәрлек әзерләнгән. Сыерларны ясалма орлыкландыра башлаганнар. Район җитәкчесе дә сүзгә кушылгач, министр бу хуҗалыкта кайбер, әлегә буш торучы корпусларны капиталь ремонт программасына кертүдә, мөмкинлектән чыгып, тагын маллар сатып алуда булышу юлларын эзләячәген әйтте.
Совет утырышына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да килгән иде. Авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләрдән яхшы хәбәрдәр ул.
-Сез республика һәм федераль программаларда активрак катнаша аласыз. Эш урыннарын саклап калу бик мөһим, - диде Хәйруллин. - Кризис, финанс өлкәсендәге вәзгыять, нефть бәясенең төшүе кыенлыклар тудырса да, бүген көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Киләчәктә Чирмешән районына күбрәк булышырга тырышачакбыз.
Айрат Хәйруллин халык белән даими, эзлекле, гомумән, бердәм, дус эшләргә дә өндәде.
Бүгенге утырышта доклад буенча фикер алышулар да булды, кайбер якташларыбызга дәүләт, хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.
Районга килгән кунаклар Түбән Чегодай авылы тарихына да кереп калдылар. Биредә яңа фельдшер - акушерлык пункты ачылды.
Республика программасы буенча төзелгән бу модульле ФАП бик күпләрнең һәм күптәнге хыялы. Авыл уртасындагы җыйнак кына бинада гел кирәк, заманча медицина аппаратлары урнаштырылган, коммуникация челтәрләре сузылган. Җитәкчеләребезнең халык сәламәтлеге турында даими кайгыртуы менә шулай, конкрет гамәлләр белән ныгытыла. ФАПның рәхәтен күрсеннәр.
2,4 миллион сум чамасы акча тотылып бастырылган, җиһазланган фельдшер - акушерлык пунктын ачу тантанасында Марат Әхмәтов, Айрат Хәйруллин да катнаштылар.
-Бик кыска арада төзедек бу пунктны. Моның өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, яңа объектны ачар алдыннан.
Нет комментариев