"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә җирләрнең 3350 гектарында сөрү агрегатлары эшләгән, бу агротехник чараны тагын ике йөз гектарда гына башкарасы калган.
Биредә чөгендер алу да оешкан төстә бара, 800 гектардан шикәр чималы җир өстенә чыгарылган да ( калганы 120 гектар). Заводка 15 мең тонна чөгендер тапшырганнар.
-Киләсе елда чөгендер чәчеләчәк участокларны да...
"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә җирләрнең 3350 гектарында сөрү агрегатлары эшләгән, бу агротехник чараны тагын ике йөз гектарда гына башкарасы калган.
Биредә чөгендер алу да оешкан төстә бара, 800 гектардан шикәр чималы җир өстенә чыгарылган да ( калганы 120 гектар). Заводка 15 мең тонна чөгендер тапшырганнар.
-Киләсе елда чөгендер чәчеләчәк участокларны да көздән эшкәртеп калдыра алдык, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.
"Күтәмә АГРОфирмасы", "Серендеев Н. И." хуҗалыкларында да җир эшкәртү буенча вакытында тиешле чара күрделәр. Шул ук вакытта "Үтәмеш", "Чирмешән-агрохезмәтләре", "Авангард", "Иванов Ю. С." җәмгыятьләрендә сөрәсе участоклар бик күп әле. "Кара Чишмә"дә 665 гектар җирнең 149 гектары гына эшкәртелгән (22 процент), ә "Алга"да 1700 гектардан - 228 гектары (13 процент).
Район буенча пландагы 48 мең 956 гектарның 24 мең 91 гектарын гына (49 процент) эшкәртеп өлгергәнбез. Бүген инде сабан тагып эшләүчеләр юк диярлек, һава торышы бозылды. Хәер, зарланырга урын юк, мөмкинлек бар иде бит.
Нет комментариев