Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Чирмешәнагрохезмәтләре“нең Туймәт бүлекчәсендә бозаулар югала

"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә 6 айдан 12 айга кадәрге 4 бозау югалган. 01 Район территориясендә үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын часте хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барганнар. 02 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 38 гариза һәм хәбәр кабул иткәннәр. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә...

"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә 6 айдан 12 айга кадәрге 4 бозау югалган.

01 Район территориясендә үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын часте хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барганнар.
02 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 38 гариза һәм хәбәр кабул иткәннәр.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә 6 айдан 12 айга кадәрге 4 бозау югалган.
Әккәрәй авылында берәүнең йортыннан сарык, ә Лашмандагы бер өйдән компьютер һәм 5 мең сум акча урлаганнар.
Билгесез кешеләр Чирмешәндә дә берәүнең 15 мең сум акчасын, алтын әйберләрен "аякландырганнар", тулаем зыян - 100 мең сумга якын.
Мошенниклар Чирмешәндә яшәүченең банк картасыннан 81 мең сумнан артык акчасын алганнар.
Чирмешәнле бер егетнең наркотик матдәләр куллануы ачыкланган.
4 сентябрьдә район үзәк больницасы бинасы янында гомерен үзе чикләгән 42 яшьлек Ивашкино кешесенең мәете табылган.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 81, участок инспекторлары башка тәртипсезлекләр кылган 25 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атанада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 30га якын чакырту кергән, 15 кеше мөрәҗәгать иткән. Фельдшер Инсаф Фәссахов әйтүенчә, күпчелек чакырту хроник чирләрдән һәм югары кан басымы уңаеннан булган. Шимбә - якшәмбе көннәрендә 6 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 35 заявка үтәгәннәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Туймәт Чирмешәнагрохезмәтләре