Язгы кыр эшләрен вакытында һәм технологик таләпләр буенча үткәрү өчен барысы да мөһим. Бүген, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгына акча кирәк. Район Советы депутатлары моны яхшы аңлап, җирле товар җитештерүчеләргә тагын 21 миллион сум акча бирергә килештеләр.
Әлеге, бюджетка, казнага былтыр өстәмә керем буларак кергән средстволар минераль ашламалар, күпьеллык үләннәр...
Язгы кыр эшләрен вакытында һәм технологик таләпләр буенча үткәрү өчен барысы да мөһим. Бүген, барыннан да бигрәк, авыл хуҗалыгына акча кирәк. Район Советы депутатлары моны яхшы аңлап, җирле товар җитештерүчеләргә тагын 21 миллион сум акча бирергә килештеләр.
Әлеге, бюджетка, казнага былтыр өстәмә керем буларак кергән средстволар минераль ашламалар, күпьеллык үләннәр һәм суданка орлыклары сатып алуга тотылачак.
-Авыл хуҗалыгына ярдәм бүген кирәк, бу - беренчел бурыч. Бюджетыбызда өстәмә керем дә бар, - диде район Советының чираттагы, сигезенче утырышын алып баручы - район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина. - Әмма әлеге акчаларны нәтиҗәле файдалану - урынлы куллану сорала.
Сүз уңаеннан. Советның моңа кадәр үткән утырышында шәхси хуҗалыкларга нәселле таналар, саву аппаратлары алу, мини-фермалар төзүдә керамзит блоклар белән булышу өчен каралган акчалар әлегә бирелә алмый, депутатлар бу хактагы, чыгымнарны киметү турында карарга үзгәреш керттеләр.
Утырыш шулай ук авыл җирлекләренә җирле әһәмиятле кайбер мәсьәләләрне чишү буенча район башкарма комитеты вәкаләтләрен (аерым вәкаләтләрне) бирү турында, муниципаль хезмәткә, кадрлар резервына кагылышлы мәсьәләләр дә каралып, алар буенча карарлар чыгарылды, ә 2015 елның 5 августында кабул ителгән - район территориясендә төзелеш, үзгәртеп кору, капиталь ремонт вакытында рөхсәт бирү буенча вәкаләтләр бирү турындагы 292 нче санлы карарны гамәлдән чыгардылар.
Нет комментариев