Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмәгә “Киров таналары” кайткан

"Күтәмә АГРОфирмасы" декабрь аенда, Яңа ел алдыннан гына, Киров өлкәсеннән 30 баш нәселле тана алып кайтты. Соңгы елларда терлекчелектә дуңгызлар асрап көн күргән хуҗалыкта сөтчелектән дә файда алмакчылар. -Зур математик булырга кирәкми, уйлап, санап карагыз: тәүлегенә 500 литр сөт савып, литрын кимендә 18 сумнан сатсаң да, кассага көненә 9 мең...

"Күтәмә АГРОфирмасы" декабрь аенда, Яңа ел алдыннан гына, Киров өлкәсеннән 30 баш нәселле тана алып кайтты. Соңгы елларда терлекчелектә дуңгызлар асрап көн күргән хуҗалыкта сөтчелектән дә файда алмакчылар.

-Зур математик булырга кирәкми, уйлап, санап карагыз: тәүлегенә 500 литр сөт савып, литрын кимендә 18 сумнан сатсаң да, кассага көненә 9 мең сум акча керә дигән сүз. Ә аена бу 270 мең сум була, - ди әлеге хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Сөттән һәр көнне "тере акча" килә. Ә дуңгызчылыкта шактый көтәргә кирәк. Ай саен 100 баш дуңгыз сата алмасаң, бу тармакта әлләни файдага өметләнәсе юк. Шуның өчен таналар да алдык диюем. Алардан бозау да булачак бит әле.
"Киров таналары"ның бишесе Күтәмә җирендә бозаулаган да инде. Яңа сыерлар әлегә тәүлегенә 20 литрдан күбрәк сөт бирә. Майлылыгы да югары, ди. Таналарның бәясе дә, дөрес, ай-һай гына, берсе-берсе 100 әр мең сумга төшкән. Әле ярый, республикадагы махсус программа буенча, чыгымнарның бер өлешен субсидия рәвешендә дәүләт тә күтәрешкән. Ярдәм 1 килограмм тереләй авырлыкка 84 сум исәбеннән бирелә. Шушы рәвешле, хуҗалыкның таналар алырга киткән акчасының 1 миллион да 300 мең сумы кыска гына вакыт эчендә кайтарылган да.
-Таналар өчен бинаны үз көчебез белән бер ай эчендә диярлек әзерләп бетердек. Идәннәр җәйдек, улаклар ясап урнаштырдык, - ди Фәнүзә Рәсим кызы. - Киләчәктә сөтүткәргеч тә сузарга ниятебез бар. Әлегә сыерларны бер гади аппарат белән савабыз, якын көннәрдә тагын бер шундый җиһаз алмакчыбыз. Эшне әлегә бер сыер савучы җиңдерә. Азыгыбыз, шөкер, бар. Печән җитәрлек. Өченче елгыдан тулы бер силос базыбыз калган иде, былтыр тагын берне тутырдык. Әле кырда кукурузны курган ясап та салдык. Таналарга парлап солы да бирәбез.
Әлеге хуҗалыкта 1 мең 500 ләп баш дуңгыз асрала. Фәнүзә Гобәйдуллина әйтүенчә, бүген дуңгызны тереләй авырлыкта килосын 80-95 сумнан алалар (былтыр 120-135 булган). Ә кибетләрдә дуңгыз итенең килограммы 220-250 сум тора. Файда алыйм дисәң, үз хуҗалыкларыңда дуңгызлар санын 3 мең башка җиткерү зарур, дип саный ул.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Киров таналары Күтәмә АГРОфирмасы

2
X