Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә сан алучыларны укуга чакыралар

1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәреләчәк. Әлеге чарага безнең районда да җентекләп әзерләнәләр. Киләсе атнада сан алучыларны өч көнлек укуга чакырмакчылар. Районда андыйлар 17 кеше. -Сан алучыларның күбесе - бу эштә тәҗрибәле, җаваплы белгечләр, - ди авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. -...

1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәреләчәк. Әлеге чарага безнең районда да җентекләп әзерләнәләр.

Киләсе атнада сан алучыларны өч көнлек укуга чакырмакчылар. Районда андыйлар 17 кеше.
-Сан алучыларның күбесе - бу эштә тәҗрибәле, җаваплы белгечләр, - ди авыл хуҗалыгын исәпкә алу буенча вәкил Әсхәт Гарифуллин. - Алар белән 65 календарь көнгә килешү төзелеп, айга 16 мең сум акча түләнәчәк. Бер сан алучы уртача 460-500 йортта булырга тиеш.
Сан алу барышында районда 8009 объект буенча мәгълүматлар җыелачак.
-Әлеге саннар, мәгълүматлар авыл хуҗалыгында реаль хәлне белү һәм киләчәктә кайсы юнәлештә эш йөртәсен билгеләү өчен кирәк. Бу чара - дәүләткүләм әһәмиятле кампания, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, сан алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссиянең чираттагы утырышында. Анда сан алучылар да катнашты.
Әсхәт Гарифуллин әйтүенчә, сан алу барышында кирәк булган транспорт, элемтә, саклык чаралары чыгымнары өчен түләү мәсьәләсе хәл ителгән, килешүләр төзелгән. Инструкторлык участоклары өчен, алар өчәү була, биналар әзер.
Сан алган вакытта сан алучылар махсус үрнәктәге өс һәм баш киемнәре, сумка белән булачаклар. Аларга исем-фамилияләре язылган түштамга, Sim - карта да бирелә.
Бу төр хайваннарны исәпкә алмасалар да, этләр сан алучыларга комачаулык тудырырга мөмкин, андый очракларда полиция хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре Советлары булышлыгы сорала.
Сан алучылар килүдән курыкмаска кирәк - бу чара аерым йортлар, хуҗалыклар, гомумән, объектлар буенча тупланачак мәгълүматлар турында кемгәдер хәбәр ителми, ә бары уртак базага гына кертелә. Сан алуның, кемнәрдер уйлаганча, салымнарга да катнашы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы сан алу