Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элмәледә “арбаны” кыштан хәстәрлиләр

Узган елны "Сөлчә" җәмгыяте 25 миллион сумга якын бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, шуның 16 миллион 467 мең сумы -терлекчелектән, 8 миллион 238 мең сум үсемлекчелектән кергән акча. "Сөлчә" быелгы малларны кышлату чорына да ныклы әзерлек белән керде. Җәйге-көзге көннәрдә җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән, ике бригадада да ферма биналары...

Узган елны "Сөлчә" җәмгыяте 25 миллион сумга якын бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, шуның 16 миллион 467 мең сумы -терлекчелектән, 8 миллион 238 мең сум үсемлекчелектән кергән акча.

"Сөлчә" быелгы малларны кышлату чорына да ныклы әзерлек белән керде. Җәйге-көзге көннәрдә җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән, ике бригадада да ферма биналары тиешенчә ремонтланган. Бу максатларга 1 миллион сумга якын акча тотканнар. Узган елны шулай ук Иске Һәм Яңа Элмәледә дә җәйге лагерьларны төзекләндергәннәр.
Хуҗалыкта 882 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 250се - савым сыерлары, калганнары - төрле яшьтәге терлекләр. Җәмгыятьтә 26 баш ат та бар.
Бүген "Сөлчә"дә көнгә 20 центнер сөт җитештерелә, шуның 15-16 центнеры сатыла, һәр сыердан уртача 8әр килограмм сөт савып алына.
Хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хамматов сөтчелек фермасында хезмәт куючы сыер савучы Ирина Волкова, Ирина Бодрягина, Наталья Васюткина, Валентина Портноваларны мактап телгә алды. Дөрес, бүген инде фермага эшкә килүчеләр юк, сыер савучы табу проблема. Терлекчеләр Дмитрий Кузнецов, Владимир Кириллов та бик тырыш хезмәткәрләр. Андыйлар күп. Әйтик, Семен Васюткин һәм Алексей Уламасов кыр эшләре вакытында тракторда эшләсәләр, кыш көне фермада маллар карыйлар икән.
Сүз уңаеннан, хуҗалыкта 49 кеше эшли. Бүген биредә уртача хезмәт хакы 9 мең 907 сум тәшкил итә. Җәмгыятьнең бу яктан бурычы юк, вакытында түлиләр. Былтыр хезмәт хакына 5 миллион 469 мең сум акча сарыф ителгән. Пенсия фондына гына да ел дәвамында 1 миллион 251 мең сум акча күчерелгән.
Бүген хуҗалыкның машина - трактор паркында да эш кайный. Биредә культиваторлар, тырмалар, чәчкечләр көздән үк төзекләндерелгән. Инде "Дон" комбайнының двигателен ремонтлыйлар, кайбер тракторларга агымдагы ремонт үткәрәсе бар.
-Хуҗалык быелгы чәчүгә орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән, - ди хуҗалык җитәкчесе. -Аларга "Россельхозцентр"ның район филиалында көздән тикшерү үткәрдек. Хәтта сатуга 1211 центнер бодай орлыгы бар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Элмәле терлекчелек

2
X