Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында кукуруз мәйданнары артачак

300 баштан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальникларын, җитәкчеләрне Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгына җыеп тәҗрибә уртаклашканнар. Гомумән, терлекчелектән зур табыш алырга теләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөмкинлекләр бар. -Семинардан зур тәҗрибә туплап кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы...

300 баштан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальникларын, җитәкчеләрне Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгына җыеп тәҗрибә уртаклашканнар.

Гомумән, терлекчелектән зур табыш алырга теләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөмкинлекләр бар.
-Семинардан зур тәҗрибә туплап кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин. - Без барган, 1812 баш мөгезле эре терлек (савым сыерлары -650 баш) асралучы хуҗалыкта бер сыер елга 6644 килограмм сөт бирә (бездә бу күрсәткеч - 3019).
Балтачта кукурузны бөртеккә үстерүгә зур игътибар бирелә икән. Быел бездә дә бу культураны бер сыерга уртача 1,5 гектар исәбеннән чәчәргә ниятлиләр.
Безнең районда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6013 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 1740сы - савым сыеры. "Авангард" җәмгыяте (Иске Кади) - иң күп (347) савым сыеры асраучы хуҗалык. Бүген биредә көнгә 2770 килограмм, ягъни үткән ел күрсәткеченнән 855 килограммга күбрәк сөт савалар. "Сөлчә"дә бу күрсәткеч 2032 килограмм. Хуҗалыкта 250 сыер асрала. Биредә сөт үткән елдагыдан 250 килограммга күбәйгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы Сөлчә Авангард