Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Кади кырларында печән эскертләре күп

Һава торышына бәйле рәвештә, узган атналарда азык әзерләү темпы акрынайды. Хәер, кайберәүләр бу мөһим эшкә керешеп кенә килә. Инде берничә көн чалт аяз, үләннәрне киптерергә, җыярга мөмкинлек булды. Әлегә "Чирмешән АГРО"да 245 тонна, ягъни план күләмендә печән запасы тупланган. "Авангард"та бу төр азык 550 тонна ук. Аларда күпьеллык үләннәрне дә...

Һава торышына бәйле рәвештә, узган атналарда азык әзерләү темпы акрынайды. Хәер, кайберәүләр бу мөһим эшкә керешеп кенә килә. Инде берничә көн чалт аяз, үләннәрне киптерергә, җыярга мөмкинлек булды.

Әлегә "Чирмешән АГРО"да 245 тонна, ягъни план күләмендә печән запасы тупланган. "Авангард"та бу төр азык 550 тонна ук. Аларда күпьеллык үләннәрне дә тиз чабалар.
"ҮтәмешАГРО"да, "Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә, "Кара Чишмә"дә, "Алга"да печән эскертләре һаман бик аз әле.
Район буенча алганда 2300 тонна тирәсе, ягъни планлаганның өчтән бере чамасы печән хәстәрләнгән. Сенаж салу башланмаган да.
3223 гектарда, ягъни тиешленең 46 процент өлешендә күпьеллык үләннәр чабылган.
-Соңга калабыз. Үләннәрдә туклыклы матдәләр кими бара, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ильяс Гатауллин.
Бүген люцерна чәчү өчен кулай вакыт. Бу эш тулаем 1530 гектарда башкарылырга тиеш, әлегә 700 гектар чамасында чәчкечләр узган. "Авангард", "Сөлчә", "ЧирмешәнАГРО" үткән берничә көндә люцерна участокларын шактый мәйданнарда яңарттылар. Димәк, киләсе елда мул азык хәстәрләү өчен ышанычлы нигез булдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы Иске Кади кырлары