Авыл хуҗалыгы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында арыш чәчәләр
"Сөлчә", "Чирмешән АГРО", "Иванов Ю.С.", "Макаров Г.Ф." хуҗалыкларында инде берничә көн арыш чәчәләр. Ашыгулары яхшы, чөнки соңгы, корылыклы елларда арыш һәм уҗым бодае үзен нык аклый -бөртеге дә, саламы да сабанашлыкныкына караганда күбрәк булды. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда мәсәлән, быел уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача - 26, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында -...
-
Мал асраучыларга Президент программалары булыша
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары кырларын карап, урак барышын контрольдә тота. Татарстан - күп кенә икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында, лидер регион. Җирле товар җитештерүчеләр үз продукцияләре белән бөтен республиканы тәэмин итә ала. "Ночка", "Зорька", "Маруся"... Күтәмәдә яшәүче Надежда һәм Николай Семайкиннар сыерларына шундый...
-
Район газетасы редакциясе коллективы яфраказык әзерләшә
Район хуҗалыкларында әлегә 13 мең 604 тонна (планның 36 проценты кадәр) печән, 3758 тонна сенаж (10 процент) хәстәрләнгән. Бу эш дәвам итә. Печәнне "Сөлчә" иң күп -1290 тонна әзерләде (73 процент). "Камалов Р.Ә." җәмгыятендә бу төр азык - 836, "ЧирмешәнАГРО"да - 637, "Үтәмеш"тә - 520, "Күтәмә АГРО фирмасы"нда - 445...
-
Чирмешән комбайннары ремонт көтә
Быел районда урып - җыю эшләрендә 80нән артык комбайн катнашыр дип көтелә. Аларның күпчелегенә ремонт кирәк. -Шушы көннәрдә генә "Үтәмеш" хуҗалыгында булып кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ленар Җиһангиров. - Аларда уракка җиде комбайн чыгарга тиеш. Бүген берсе печән чаба. Калганнарын...
-
Чирмешән бозаулары йомшак печән ярата
"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында (Иске Кади) ике КамАЗ машинасы белән сенаж базына көненә унар-уникешәр рейс вакланган үлән ташыйлар. Базны тутыру өчен 220ләп шундый машина әрҗәсе яшел азык кирәк икән. - Люцерна чабабыз. Яңартылган, ике ел элек кенә чәчелгән үлән. Шуңа да масса бик яхшы. Кыры, дөрес, бераз ташлырак, карабрак, ашыкмыйчарак...
-
Чирмешәндә орлыкчылык турында сөйләштеләр
"Чирмешән АГРО" җәмгыяте базасында "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе әгъзаларының урып - җыю эшләренә әзерлек кысаларында зона семинары үтте. Анда якын - тирәдәге районнардан орлыкчылык белән шөгыльләнүче 15 хуҗалыкның җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашты. Зона киңәшмәсен үткәрү урыны итеп юкка гына "Чирмешән АГРО" сайланмаган. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда орлыкчылык белән...
-
Министр Марат Әхмәтов чирмешәнлеләргә ышана
Чирмешән районы кыен еллар кичерә. Моның сәбәпләре төрле, шуңа күрә бу турыда сөйләшүдән генә җиңеллек тумый. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле визитын шул сүзләрдән башлады. -Вертолеттан иген кырлары матур күренә, ошады, инвесторлар һәм үзегезнең көч белән шулкадәр эш башкаруыгызга гаҗәпләндем, - диде...
-
Салам гына ашаган мал баетмас
Мал тыгызлыгы ягыннан караганда, районда 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 7 баш терлек кенә туры килә (республикада - 18). Алай да, хуҗалыкларыбыз кыш чыгарга җитәрлек итеп азык хәстәрли алмый. Бүген районның кайбер фермаларында терлекләргә ашатырга печән, хәтта салам гына да юк. Киләсе елда малларны шулай азыксыз интектермәс өчен, язын...
-
Чирмешән районына инвесторлар килә
"Татагролизинг" җәмгыяте "Лениногорск агрофирмасы"ның Чирмешән бүлекчәсе быел 2300 гектар мәйданда бөртекле культуралар, 1200 гектарда шикәр чөгендере, 510 гектарда борчак чәчәргә планлаштыра. Әлеге инвестор узган елны ук Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка, Андреевка, Мордва Афонькәсе кырларын - барлыгы 7300 гектарны арендага алып, бу җирләрнең күп өлешендә бөртекле культуралар үстергән, гектарыннан 20,2 центнер...
-
Кара Чишмәдән Шәфыйковлар былтыр 30 тонна сөт сатканнар
Кара Чишмә авылында яшәүче Роза һәм Рәсих Шәфыйковлар узган елны 30 тоннага якын сөт саткан. Гомумән, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә берничә баш сыер асраучы, сөт сатып көн күрүчеләр бик күп. -Январь аенда Түбән Кәминкә халкы - 11, карачишмәлеләр 10 тоннадан артык сөт сатканнар. Февраль ае күрсәткечләре тагын берешәр мең килограммга...
-
Чирмешән районында туберкулез чигенә
Моңа кадәр туберкулез буенча уңышсыз булып булып теркәлгән "Чирмешән агрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсе, "Үтәмеш" җәмгыяте, "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы фермаларында бу ел башында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча чирле маллар табылмаган. -Тик әле бу хуҗалыкларның фермаларында туберкулез буенча салынган чикләүләр алынмый, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе врач-эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - Туберкулездан...
-
Чирмешән районындагы кайбер хуҗалыкларда чәчүлек орлык бик чүпле
Язын район хуҗалыкларында 62 мең гектар мәйданда чәчү уздырылырга тиеш. Моның өчен 9 мең 500 тонналап орлык кирәгәчәк. Амбарларда орлык бар барын, тик аларның сыйфаты ташка үлчим, дип борчыла районның үсемлекчелек тармагы белгечләре. Орлыкларның сыйфатын күзәтүче "Россельхозцентр"ның Чирмешән бүлеге агрономнарының "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгының "симәнә" запасларына бернинди дәгъва лары юк....
-
Эскертләр аз әле
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында быел тупланган мал азыгы бик аз. Әлегә күпьеллык үләннәрнең 2277 гектары (тиешленең 31 проценты) гына чабылган, нибары 486 тонна (13 процент) печән әзерләгән. "Лашман АГРОфирмасы"нда сенаж салуны кызу темпларда алып баралар, монда бу төр азык запасы 600 тонна чамасы. Печән дә әзерлиләр. Үз...
-
Кәҗә дә өч литр сөт бирә
Бу көннәрдә район хуҗалыклары барлыгы 5800 килограмм чамасы сөт сата (былтыр 2 нче декабрьдә - 6614). Кайбер җәмгыятьләрдә бер сыердан көненә уртача бары ике-өч литр сөт савалар. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 1844 баш сыер исәпләнә. Туберкулез авыруы нәтиҗәсендә аларның саны шактый кимеде (узган ел 4600 баш иде). Быел сөтне...
-
Чирмешән чөгендерен озатып бетерделәр
Районыбыз хуҗалыкларыннан быел Зәй Һәм Нурлат шикәр заводларына зачет авырлыгында 33580 тонналап (2012 елда - 42330, 2011дә - 49989) чөгендер озатылган. Татлы тамырны иң күбен (16500 тонна) "Чирмешән АГРО" җәмгыяте тапшырды. "Кади"дан - 10688, "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләреннән 6864 тонна шикәр чималы озаттылар. Быел районда шикәр чөгендере 2280 гектарда игелгән иде.