Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лениногорскийда узган семинарда Чирмешән терлекчеләрен мактамадылар

    Лениногорск районында "Лениногорский" агрофирмасы" җәмгыяте базасында узган республика зона семинар - киңәшмәсе терлекләрне ашату, үрчетү мәсьәләләренә һәм кышлату йомгакларына багышланды. Анда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнарыннан терлекчелек буенча консультантлар, нәсел хезмәте белгечләре, ветеринарлар, ферма мөдирләре һәм журналистлар...

    Лениногорск районында "Лениногорский" агрофирмасы" җәмгыяте базасында узган республика зона семинар - киңәшмәсе терлекләрне ашату, үрчетү мәсьәләләренә һәм кышлату йомгакларына багышланды.

    Анда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнарыннан терлекчелек буенча консультантлар, нәсел хезмәте белгечләре, ветеринарлар, ферма мөдирләре һәм журналистлар катнашты.
    Семинарның пленар өлешендә агымдагы елның беренче квартал эш күрсәткечләре һәм җәйге чорга куелган бурычлар белән таныштырдылар. Кызганычка каршы, монда безнең район тискәре яктан телгә алынды. Районның кайбер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны шактый ук кимегән, сөт җитештерү буенча да без артта.
    Киңәшмә барышында терлекләрне ашатуны оештыру, югары сыйфатлы азык әзерләү һәм куллану мәсъәләләре каралды.
    Баш санын саклау һәм яшь үрчем алуга ныклы игътибар бирергә кирәк. Нәсел эшенә дә җаваплы караш булырга тиеш, сөт белән ныклап шөгыльләнгәндә генә керем алырга була, дип билгеләнде семинарда.
    Республика авыл хуҗалыгын үстерүгә күп төрле программалар тәкъдим итә. Алардан файдаланырга кирәк. Әйтик, соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларда булган терлекләрне ясалма юл белән каплатып, алардан туган таналарны җыеп, республика хуҗалыкларына сату буенча яңа программа эшли башлаган.
    Семинарның икенче өлешендә "Лениногорский" агрофирмасы" җәмгыятенең Яңа Сережкино авылында урнашкан заманча сөтчелек комплексында эшнең ничек оештырылуын, бозаулату бүлеген, аларны асрау алымнарын, җиһазлар карадылар, ясалма орлыкландыру белгече эше белән таныштылар.
    Комплекс 2016нчы елны файдалануга тапшырылган. Бүген биредә 1200 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 400 - савым сыерлары.
    Җәмгыять директоры Ирек Ягъфәров әйтүенчә, агрофирмада 5054 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 1565 савым сыеры. Бүген көн саен уртача 25 тонна, бер сыерга уртача 16 килограмм сөт савыла.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: