МАТУРЛЫКНЫ КЕМ ҖИМЕРӘ?
Район үзәгендә биш җирдә балалар өчен уен мәйданчыклары ясалган иде. Тик матурлыкның, уңайлылыкның кадерен белмәүчеләр дә бар. Җәй дәвамында әлеге уен мәйданчыкларына байтак зыян салганнар. Атынгыч, әйләнгечләрнең такталарын сындырганнар, хәтта, кайбер атынгычларны төбе белән үк каерып атканнар. Билгеле, бирегә уйнарга килгән сабыйлар мондый зыян сала алмый. Бу бары көчләрен кая...
Район үзәгендә биш җирдә балалар өчен уен мәйданчыклары ясалган иде. Тик матурлыкның, уңайлылыкның кадерен белмәүчеләр дә бар.
Җәй дәвамында әлеге уен мәйданчыкларына байтак зыян салганнар. Атынгыч, әйләнгечләрнең такталарын сындырганнар, хәтта, кайбер атынгычларны төбе белән үк каерып атканнар. Билгеле, бирегә уйнарга килгән сабыйлар мондый зыян сала алмый. Бу бары көчләрен кая куярга белмәгән яшьләр эше генә.
"Мондый зыян салуларны булдырмас өчен күзәтү камералары урнаштырсак кына. Шул чакта ватучы, җимерүчеләрнең эзенә тиз төшәр идек", - диделәр Чирмешән авыл җирлеге Советында.
Ватучылар тотылмаса да, балалар мәйданчыгын төзәтергә кирәк, монда балаларның гаебе юк, аларның уйныйсы, таганнарда атынасы килә. Авыл җирлеге Советы уен мәйданчыклары өчен җиһазлар ясаучылар белән элемтәгә кергән. Алар ремонт өчен кирәкле детальләрне эшләп бирергә ышандырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев