Черемшан тег белән яңалыклар
-
Кемероводагы янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган
Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын узган якшәмбедә чыккан. (Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында барлыгы 64 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучковка сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дүрт...
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Мидхәт Шаһиәхмәтов сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларны җиткерде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650 кеше...
-
Иске Кадида яшәүче әни кеше еш "югалып" йөри
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына балаларына караганда кәеф-сафа корып йөрүне өстен күрүче әни кешеләр чакырылган иде. Гаеплеләрнең берсе бирегә килүне кирәк тапмаган ахрысы, күренмәде. Тик аңа барыбыер комиссия алдында җавап тотарга туры киләчәк. Иске Кади авылыннан Р.га карата, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен,...
-
Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канунны имзалады
Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. (Казан, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта "Известия" яза. Документ 2018 елның 1 маеннан күз көченә керә. "2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум...
-
Чирмешәндә – ярминкә, авылларда – концерт
Бәйрәм ялларында артистларга эш күбәя. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районның күпчелек мәдәният йортларында концерт тәкъдим ителәчәк. Мәдәният бүлегендә әйтүләренчә, район үзәгендә бәйрәм чаралары 6 мартта узды. 8 мартта исә Чирмешәндә ярминкә оештырылачак. Автор фотосы
-
Чирмешәндә хатын-кызларны кунак иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Кишернең “свежийлыгын” бәрәңге кире кайтара
Кышын яшелчәләр, ничек кенә саклауга карамастан, җәйге кебек сусыл булмый. Шулай да аларга әлеге халәтне кире кайтарырга була. Тирән савытка салкын су салыгыз. Туңдыргычта боз шакмаклары булса, аларны да өстәгез. Су салкынрак булган саен яхшырак. Шуннан соң суга кишер, чөгендер, шалкан, торма кебек тамыразыкны салып, алар янына чистартылган бер бәрәңге...
-
Чирмешән районында температура 37 градуска кадәр суытты
Язның беренче көнендә Яшәүче авылында иртәнге сәгатьләрдә температура минус 37 градуска кадәр төшкән. Башка авылларда чагыштырмача "җылырак" булган. Әйтик, Иске Котышта термометрлар - 35-36, Чумачкада - 35, Түбән Чегодайда - 33, Шешминкада һәм Чирмешәндә 34 градус салкын күрсәткән. Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген район үзәге мәктәпләрендә 1-8нче класслар өчен дәресләр...
-
Чирмешәнлеләр, СМС хәбәрләргә ышанып бетмәгез!
Февральнең соңгы көннәрендә дистәләгән райондашыбыз телефон хакерлары кармагына эләкте, яки эләгә язды. Һәркемнең телефонына көнгә дистәләгән СМС хәбәр килә. Без аны тиз генә ачып укыйбыз, фото яки видеоларны карыйбыз. Гадәти хәл. Минем дә телефоныма таныш кеше исеменнән хәбәр килде, ссылка буенча кереп, фотолар алырга кушкан. Таныш кешедән булгач, эш буенчадыр...
-
“Ирне ир иткән дә — хатын, чир иткән дә — хатын“ [хатларда — язмышым]
"Чир" дә булдым, инде чын ир булып - гаиләмә таяныч булып яшисе килә. Чынлап та яшисе килә бит - эшлисе, булдырасы, тормыш көтәсе килә. Ә яшисе килмәгән чаклар булды… 25 яшьтә, япь-яшь кызга өйләндем мин. 18 яше дә тулмаган иде… //Сөембикә// Ирне ир иткән дә - хатын, чир иткән дә...
-
Әккәрәйдә яшәүче Валерий Кукушкин үзен бәхетле кеше, дип саный
Аның бөтен тормышы эштә үтәдер кебек. Иртән китә, кич кайта. Көн дә шулай. Халык арасында булгач аның үзенә дә рәхәт. Өенә кайтса нишләсен, ялгыз кешегә төне дә бик озындыр. Якын көннәрдә 62 яшен тутырачак, Әккәрәйдә яшәүче замандашыбыз Валерий Кукушкин белән төрлесен сөйләштек. -Валерий, иң әүвәл бу соравымны бирим әле: нишләп...
-
1 апрельдән пенсия арта
Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская...
-
Район белән шахмат уйныйбыз
Февраль-март айларында районда шахмат-шашка буенча район турниры уза. Уеннар һәр җомга көнне (23 февраль һәм 9 март көннәреннән тыш) яшьләр ял итү үзәгендә сәгать 3тә башланачак. Ярышларда район оешмалары һәм авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Һәр командада ике ир-егет һәм бер хатын-кыз уйнарга тиеш. Җиңүчеләр 30 мартта узачак финал уеннары...
-
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. (Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татар-информ" Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында...
-
46 яшьлек Чирмешән районы кешесе әнисен үтергән
Район прокуратурасы 46 яшьлек Казанка авылы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны әнисен үтерүдә гаепле булуын таныган. -Узган елның 17 октябрендә исерек хәлдәге Николай Фадеев, үтерү максаты белән, әнисенең башына, тәненә тупас предмет һәм пычак белән әлләничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган хатын-кыз шунда ук...