Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә мунчаларны “кызыл әтәч” талый

24 март, шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә Бәркәтә авылында мунча яна. Артык кызган күрәмсең: янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, хуҗасы аның мичен төш вакытында ук яга башлый. Ут әүвәл мунчаның түбәсенә, тактадан ясалган верандасына зыян китерә, аннан эчке якка үтә. "Кызыл әтәч"кә үз авылларындагы янгын сүндерүчеләр чик куя куюын, тик мунча инде...

24 март, шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә Бәркәтә авылында мунча яна. Артык кызган күрәмсең: янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, хуҗасы аның мичен төш вакытында ук яга башлый.


Ут әүвәл мунчаның түбәсенә, тактадан ясалган верандасына зыян китерә, аннан эчке якка үтә. "Кызыл әтәч"кә үз авылларындагы янгын сүндерүчеләр чик куя куюын, тик мунча инде гамәлгә яраксыз: кызып, пыскып тормасын өчен аның бурасын да сүтәргә туры килгән.

-Быел районда инде өченче мунча яна. Зинһар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтик, мунча мичләрен караучысыз калдырмыйк, ярылган, купкан урыннары юкмы - морҗаларны тикшереп торыйк, мич тирәсенә чүпрәктер, утындыр, башка яна торган әйберләр калдырмыйк, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мунчаларны кызыл әтәч талый