Чирмешәндә мунчаларны “кызыл әтәч” талый
24 март, шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә Бәркәтә авылында мунча яна. Артык кызган күрәмсең: янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, хуҗасы аның мичен төш вакытында ук яга башлый.
Ут әүвәл мунчаның түбәсенә, тактадан ясалган верандасына зыян китерә, аннан эчке якка үтә. "Кызыл әтәч"кә үз авылларындагы янгын сүндерүчеләр чик куя куюын, тик мунча инде...