Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар

Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар. Биредәге киштәләрдә 8189 китап урын алган, шулардан 200е былтыр алынган. Ольга Данилова, Светлана Иванова, Алексей Маркин һәм башкалар - китапханәгә иң еш килүчеләр. Инде җитмештән узган Парфен Кожуков,Зоя Краснова, Михаил Антонов та матур әдәбиятка, тарихи китапларга битараф түгел. -Яшьләр классик әдәбиятка өстенлек бирә,чуваш...

Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар. Биредәге киштәләрдә 8189 китап урын алган, шулардан 200е былтыр алынган.


Ольга Данилова, Светлана Иванова, Алексей Маркин һәм башкалар - китапханәгә иң еш килүчеләр. Инде җитмештән узган Парфен Кожуков,Зоя Краснова, Михаил Антонов та матур әдәбиятка, тарихи китапларга битараф түгел.

-Яшьләр классик әдәбиятка өстенлек бирә,чуваш телендәге китапларны да яратып укыйлар, - ди китапханә мөдире Альбина Васильева.

Китпаханәнең бер почмагында чуваш халкының тарихына, гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә ясап куйганнар. Монда якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев үзе бүләк иткән китабы, Людмила Васильева һәм Алефтина Маркина чуваш орнаментлары буенча чигеп китергән сөлгеләр дә урын алган.

Китапханәдә, гомумән, тематик почмаклар байтак, төрле чаралар да еш үтә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Ивашкино укучысы бар 500 авыл китапханәсенең