Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә кафедагы сыман

Быел Яңа Элмәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында дүрт тонна бәрәңге, 800-900 килограмм кызыл чөгендер, кәбестә, кишер, суган үстергәннәр, помидор, алма уңышы да яхшы булган. -Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, арендага алынган җирләр дә бар, авылда чәчелми торган бакчаларда бәрәңге утыртабыз, -ди мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Григорий Михляев.-...

Быел Яңа Элмәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында дүрт тонна бәрәңге, 800-900 килограмм кызыл чөгендер, кәбестә, кишер, суган үстергәннәр, помидор, алма уңышы да яхшы булган.


-Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, арендага алынган җирләр дә бар, авылда чәчелми торган бакчаларда бәрәңге утыртабыз, -ди мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Григорий Михляев.- Орлыкны да үзебез булдырабыз, язын томат, чәчәк үсентеләре үстерәбез. Укытучылар коллективы, укучылар, техник хезмәткәрләрнең өзлексез су сибеп торуы, көч куюы нәтиҗәсендә уңыш та мул булды. Ел дәвамына җитәрлек запасыбыз бар.

Мәктәп уңышын саклау өчен яхшы подваллары да бар икән, яшелчәләр анда бозылмыйча, черемичә кыш чыга, диләр мәктәп хезмәткәрләре. Август аенда җыеп алынган яшелчәдән, җиләк-җимештән кайнатмалар, төрле салатлар ясыйлар, компот өчен җиләк-җимеш киптерәләр икән.

Бүген дәүләт бер баланың туклануына көнгә 6 сум 80 тиен акча бүлеп бирә. Укучыларны ике тапкыр ашату таләп ителә. Яңа Элмәле мәктәбендә укучылар өчен икенче-өченче дәресләрдән соң кайнар аш әзер булса, дүртенче-бишенче дәресләрдән соң камыр ризыклары, салат, чәй белән сыйлыйлар, боткалар да пешерәләр. Бюджеттан каралган акчага менюны әлләни төрләндереп булмый, ата-аналардан да ай саен билгеле бер сумма җыярга килешкәннәр. Участокларда җитештерелгән продукция дә менюны терләндерергә мөмкинлек бирә.

Яңа Элмәле мәктәбендә 52 укучы белем ала. Пешекче Людмила Вяткина биредә 25 ел хезмәт куя. Аның ашларын укучылар бик яратып ашыйлар. Мин килгән көнне мәктәп ашханәсендә борчак ашы пешергәннәр иде.

Узган елны мәктәп бинасында капиталь ремон үткәргәннәр. Бүген укучылар туклана торган ашханә дә бик уңайлы кафены хәтерләтә, матур, җылы, җайлы бүлмә, өстәл саен чәчәкләр куелган. Һәр класс аерым өстәл артында утыра. 2нче класс укучылары физкультура дәресеннән соң, ашханәгә ачыгып керделәр. Тиз генә кулларын юып, ашарга утырдылар.

-Безне бик тәмле ашаталар, пешерүче апаларга рәхмәт, - ди 2нче класс укучысы Света Уламасова.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә кафедагы сыман