Чирмешән районы укучылары - лауреатлар
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары - лауреатлар

Район укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган балалар халык иҗатының “Без бергә” республика фестиваленың зона этабында призлы урыннар алды.

Алар Аксубай, Сарман, Яңа Чишмә, Зәй районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 500 дән күбрәк конкурсант арасында көчләрен сынадылар.

Чирмешән лицееннан Варвара Хузеева  - “Халык вокалы” (җитәкчесе - Әлфия Закирова), Лашман урта мәктәбе укучысы Лиана Соруртдинова - “Театр иҗаты” (җитәкчесе - Резеда Галимова), Кармыш мәктәбенең “Йолдыз” театр коллективы “Театр иҗаты” номинациясендә (коллективның җитәкчесе - Эльвира Афлятунова)  I дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Алар Аксубай, Сарман, Яңа Чишмә, Зәй районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 500 дән күбрәк конкурсант арасында көчләрен сынадылар: Лилия Серова фотосы

1 нче Чирмешән урта мәктәбенең “Конфетки” хореография коллективы “Хореография” номинациясендә - II дәрәҗә лауреат (коллективның җитәкчесе - Ирина Гришанина), 2 нче Чирмешән урта мәктәбенең “Зазеркалье” хореография коллективы (җитәкчеләре - Әлфирә Шәйхетдинова) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Ульяновка урта мәктәбеннән Варвара Федулова “Сәнгатьле уку” номинациясендә I дәрәҗә дипломант (җитәкчесе - Ирина  Федулова), ә “Соловушки” вокаль-инструменталь ансамбле “Инструменталь ансамбль” номинациясендә II дәрәҗә дипломант исемен яулады (җитәкчесе - Людмила  Прокопьева).

Күтәмә урта мәктәбенең “Непоседы” вокаль ансамбле “Халык вокаль ансамбле” номинациясендә II дәрәҗә дипломант булды (җитәкчесе - Валентина Зорина): Лилия Серова фотосы

Күтәмә урта мәктәбенең “Непоседы” вокаль ансамбле “Халык вокаль ансамбле” номинациясендә II дәрәҗә дипломант булды (җитәкчесе - Валентина Зорина).

Иске Кади мәктәбенең “Шатлык” вокаль ансамбле “Халык вокаль ансамбле” номинациясендә III дәрәҗә дипломант дип табылды (җитәкчесе - Гөлинә Вәгыйзова).

Иске Кади мәктәбенең “Шатлык” вокаль ансамбле “Халык вокаль ансамбле” номинациясендә III дәрәҗә дипломант дип табылды (җитәкчесе - Гөлинә Вәгыйзова): Лилия Серова фотосы


Нет комментариев