“Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында зур бүләк – газон чапкыч уйнатылачак
Безнең районда

“Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында зур бүләк – газон чапкыч уйнатылачак

2027 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасына язылып, төп приз – бензиннан эшли торган газон чапкыч отарга мөмкин.

Әлеге бүләкне район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алдык.

Ул тагын түбәндәге бүләкләр алырга булышты: пластик торбалар ябыштыру аппараты, аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч, дрель – шөреп боргыч, “болгарка”, электрдан эшли торган шөреп боргыч, төзелеш фены, силикон шланг, портатив агу сиптергеч, эш кораллары савытлары, отверкалар җыелмасы һәм хуҗалыкта кирәкле башка вак-төяк товарлар.

Әлеге бүләкне район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алдык: Марат Гомәров фотосы

Иганәчебез Зәкәрия Гайфетдиновка да (“Инструменты” кибете) рәхмәт, ул отыш уйнатуга бүләк - аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч бирде. Чирмешән умартачысы Фаяз Шәрифуллин отышка кәрәзле бал тәкъдим итте.

Отышта катнашу өчен 2027 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасына 6 айга язылырга һәм түләү турында квитанция һәм чек күчермәләрен 2027 елның 21 гыйнваренә кадәр газета редакциясенә җибәрергә кирәк. Отыш уйнату 2027 елның 22 гыйнваренда редакция бинасында узачак.

Отыш уйнату 2027 елның 22 гыйнваренда редакция бинасында узачак: Марат Гомәров фотосы

Безнең адрес: 423100, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27 йорт.

Отыш уйнату турында тулырак мәгълүмат https://disk.yandex.ru/d/ycvPFUbBEF66Vg сылтамасы буенча Нигезләмәдә.

Реклама АО “ТАТМЕДИА” 16+


Нет комментариев