“Тозлар алдыннан кәбестәне юарга ярамый”: Мордва Афонькәсе остасы киңәшләре
Безнең якташлар

“Тозлар алдыннан кәбестәне юарга ярамый”: Мордва Афонькәсе остасы киңәшләре

Мордва Афонькәсеннән Наталья Семкичева кышкылыкка 15әр банка кәбестә тозлый.

Гасырлардан килгән гадәт: агач кисмәкләрдән банкаларга кадәр

Мордва халкы гомер-гомергә кәбестәне бик күп үстергән һәм зур агач кисмәкләрдә тозлаган: Кадрия Гамирова фотосы

Мордва халкы гомер-гомергә кәбестәне бик күп үстергән һәм зур агач кисмәкләрдә тозлаган. Наталья Ивановнага да бу шөгыль әти-әнисеннән күчкән.

-Әнидән өйрәнгән рецепт буенча тозлыйм. Әүвәл кәбестәнең каралган, кипкән яфракларын салдырырга кирәк. Тозлый торган кәбестәне юарга ярамый, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты оста. - Кәбестәне агач тагаракта махсус җайланма (тяпка) белән тапыйм, бераз вакланган кишер кушам, күп булса - әчетә. Бер чиләк вакланган кәбестәгә бер уч тоз салырга.

ер чиләк вакланган кәбестәгә бер уч тоз салырга: Кадрия Гамирова фотосы

Һәр банкада - аерым тәм

Наталья Семкичеваның тозланган кәбестәсенең һәр банкасы аерым тәм белән килеп чыга. Берсенә укроп орлыклары кушса, икенчесенә гөмбә салып җибәрә, кыярлылары да бар.

-Вакланган кәбестәгә кирәкле тәмләткечләрне салып бутагач, банкаларга тутырам. Анда һава калмаска тиеш, массаны агач төйгеч белән тыгызлыйм, - диде Наталья Ивановна. - Банкаларның өсләрен җиңелчә генә каплап, савытларга утыртам, артык суы шунда чыга, бер-ике атна өй температурасында тотарга, аннан соң пластмасса капкач белән ябып салкын урынга куярга.

Наталья Семкичеваның тозланган кәбестәсенең һәр банкасы аерым тәм белән килеп чыга: Кадрия Гамирова фотосы

Тозлы кәбестәдән щи тәмле була

Якташыбыз бакчасында кәбестәнең төрле сортларын үстерә. Кәбестәнең тозлысын да, свежиен да яратып ашыйлар. Тозлы кәбестәдән щи бик тәмле була, элек аны мичтә пешерсәләр, хәзер газ мичендә әзерлиләр. Кәбестәдән пирожкилар пешерәләр, ул венегретка да аерым тәм өсти.

-Мордва халкы кәбестәне ярата инде ул. Без бала вакытта әти-әниләр дә бик күп үстерә иде. Аны суыклар башлангач кына җыеп ала идек. 5-6 ат олавы төяп кайткан хәтердә, - дип яшьлек елларын искә төшерде Наталья Ивановна. -Гаиләбез бик зур булганга, 16шар чиләкле ике кисмәккә тозлый идек.

Гаиләбез бик зур булганга, 16шар чиләкле ике кисмәккә тозлый идек: Кадрия Гамирова фотосы

Кәбестә тозлау - күңел эше

Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йорты мөдире Наталья Семкичева кәбестә тозлау турында такмак та язган, ул аны безгә җырлап та күрсәтте.

Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йорты мөдире Наталья Семкичева кәбестә тозлау турында такмак та язган, ул аны безгә җырлап та күрсәтте: Кадрия Гамирова фотосы


Нет комментариев