Мәктәбе тег белән яңалыклар
-
Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә кафедагы сыман
Быел Яңа Элмәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында дүрт тонна бәрәңге, 800-900 килограмм кызыл чөгендер, кәбестә, кишер, суган үстергәннәр, помидор, алма уңышы да яхшы булган. -Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, арендага алынган җирләр дә бар, авылда чәчелми торган бакчаларда бәрәңге утыртабыз, -ди мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Григорий Михляев.-...
-
Иске Үтәмеш мәктәбе укучылары игелекле
Дистә еллар элек Иске Үтәмеш мәктәбен тәмамлаган Рафаэль Вәлиуллин туган мәктәбе тәрәзәләренә чебен-черкигә каршы 24 данә москит челтәре алып биргән. Гомумән, алар, энесе Рөстәм белән, мәктәпләренә даими ярдәм итеп торалар. Чаллыда яшәүче эшмәкәр Газинур Мусин исә койма тотарга төзелеш материаллары белән булышкан. Автор фотосы
-
Лашман мәктәбенең оста укытучысына тун бүләк иттеләр
Лашман урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Резеда Галимова "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе дип танылган, өченче дәрәҗә Диплом һәм тун белән бүләкләнгән. -Конкурс "Мәгариф" журналы редакциясе тарафыннан оештырылды, - ди Резеда. - Бәйгенең беренче этабында "Укытучы - компетентлы шәхес" дигән темага 100дән артык эш тәкъдим ителгән. Мин дә бу бәйгедә үземне...