Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә кафедагы сыман
Быел Яңа Элмәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында дүрт тонна бәрәңге, 800-900 килограмм кызыл чөгендер, кәбестә, кишер, суган үстергәннәр, помидор, алма уңышы да яхшы булган.
-Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, арендага алынган җирләр дә бар, авылда чәчелми торган бакчаларда бәрәңге утыртабыз, -ди мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Григорий Михляев.-...