Яңа Элмәле тег белән яңалыклар
-
Яңа Элмәледә сөтне токымлы ат белән җыялар, Орлов юртагы Сабантуйларда узышларда да чаба
Бу авылда яшәүче Анна Мадикова иртә таңнан атын җигеп, авыл буйлап сөт җыярга чыгып китә. Ул әлеге эштә ике ел чамасы. -Аня, яшь булуына карамастан, бик тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов.-Аңа карата дәгъва белдерүче юк. Сөт җыючы утызлап йортны әйләнеп чыга...
-
Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьевны онытмыйлар
Яңа Элмәле мәктәбе базасында узган "Афанасьев укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Казаннан Чуваш төбәк берләшмәсеннән, "Сувар" газетасыннан да кунаклар килгән иде. -Кызганычка каршы, бу чарага Порфирий Васильевич үзе кайта алмады. Аның белән элемтәгә кердек, әүвәл "бәлки кайтырмын да",...
-
Яңа Элмәле мәдәният йортында ремонт озаккарак сузылган
Яңа Элмәле мәдәният йорты капиталь ремонтка ябылса да, авыл үзешчәннәре биредә халык иҗатының район фестиваленә әзерләнә. Мәдәният йортына узган елның февраленда төзүчәләр килгән. Дөрес, моңа кадәр бинаның түбәсен, тәрәзәләрне яңарткан булганнар. Хәзер, нигездә, эш эчке якта алып барылырга тиеш. Монда җылы, җылыткыч системасын ясаганнар, мәктәп котельныена тоташтырганнар. Шуның белән эш...
-
Яңа Элмәле мәктәбе ашханәсендә кафедагы сыман
Быел Яңа Элмәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында дүрт тонна бәрәңге, 800-900 килограмм кызыл чөгендер, кәбестә, кишер, суган үстергәннәр, помидор, алма уңышы да яхшы булган. -Мәктәп яны тәҗрибә участогыннан тыш, арендага алынган җирләр дә бар, авылда чәчелми торган бакчаларда бәрәңге утыртабыз, -ди мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Григорий Михляев.-...
-
Бүген дәва узучы Яңа Элмәле егете Артем Вяткин тизрәк аякка басарга, хирург булырга хыяллана
Яңа Элмәле авылында яшәүче 16 яшьлек Артем Вяткин хирург булырга хыяллана. Үзе әйтүенчә, мондый теләге күптән түгел генә барлыкка килгән. Артемны аңлап була. Ул әлеге һөнәр ияләренә зур ихтирам белән карый башлаган, чөнки, кызганычка каршы, соңгы ике елда аңа күбрәк врачлар белән аралашырга туры килә. Якташыбыз инде берничә катлаулы операция...
-
Яңа Элмәле кешесе полиция хезмәткәренә буйсынмаган
Яңа Элмәледә яшәүче 47 яшьлек ир-ат, хезмәт вазифаларын башкарган полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен, гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән. Район суды караган җинаять эше материаллары буенча , Сергей Петров элек хөкем ителмәгән, административ җаваплылыкка тартылмаган, яшәү урыны буенча да аңа уңай бәя бирелә. Аны полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләренә буйсынмыйча, тартыша башлауга...