2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм җәяүлеләр иминлеген кайгыртуга бәйле профилактик чара уза.
Районның дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Радик Сәйфетдинов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның узган 10 аенда районда 99 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле.
Әлеге чорда бүлекчә хезмәткәрләре юлны тиешсез урында кичкән 225 җәяүле һәм җәяүлеләргә юл бирмәгән 70 машина йөртүчене ачыклаган. Чара вакытында инспекторлар җәяүлеләр кичүләренә, бигрәк тә иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә, шулай ук мәктәпләр тирәсенә игътибарны арттырачак.
.jpg)
Төп максат – җәяүлеләргә өстенлек бирмәүне булдырмау, машина юлын тиешле урында һәм светофорның сигналына кичүне тикшерү. Көннең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар бирәләр.
Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын – җәяүлеләр кичүләрен, тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын карап тоту кагыйдәләренең үтәлешенә контроль көчәйтеләчәк.
Нет комментариев