Утыз Имәннән Закировлар гаиләсе ел саен 60 баш каз үстерә
Безнең якташлар

Утыз Имәннән Закировлар гаиләсе ел саен 60 баш каз үстерә

Утыз Имән авылында яшәүче Роза һәм Вәлиҗан Закировлар гаиләсе ел саен 60 баш каз алып үстерәләр, каз асрауның барлык нечкәлекләрен беләләр.

Ничек кенә булмасын, каз үстерү ансат эш түгел: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Ничек кенә булмасын, каз үстерү ансат эш түгел. Үз хуҗалыгыңдагы берничә бәбкәне дә асрау күпме вакыт, көч таләп итә. Ә биредә алар бик күп!

 Үз хуҗалыгыңдагы берничә бәбкәне дә асрау күпме вакыт, көч таләп итә: Гөлсирә Шәрифуллина фотсы

-Ел саен 60 - 70 баш бер айлык каз бәпкәләре алып үстерәбез. Бик матур үсәләр. Аларга пешереп бирәбез, пешкәнне яраталар. Башка елларны, нигездә, бодай, фураж, бәрәңге бирдек, быел  кабак белән сыйладык. Кеше каз үстерүне мәшәкатьлә, ди. Без аның бер авырлыгын күрмибез, - ди Роза. – Казларны бик тиз алып бетерәләр. Тере килеш тә, түшкәләп тә сатабыз. Мин кеше чакырып тормыйм, үзем йолкыйм, чистартам. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Ерактан да түгел, авылдашлар килеп алып китәләр.

Роза ханым 36 ел фермада сыер савучы булып хезмәт куйган, бозаулар да караган: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Роза ханым 36 ел фермада сыер савучы булып хезмәт куйган, бозаулар да караган. Вәлиҗан абый да колхозда төрле эш башкарган. Бүген авылда шәхси хуҗалыкларда җиде сыер исәпләнә, шуларның икесе – Закировлар абзарларында.

-Сөт җыючы сөтне өйдән иртән үк килеп алып китә. Ай саен акчасын бирәләр. Анысы да ярап куя, янга кергән акча булып тора, - ди хуҗабикә. – Заказ булса, сөтне аертып, каймак, май ясыйм.

Закировлар малларга азыкны сатып та алалар, үзләре дә әзерлиләр: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Закировлар малларга азыкны сатып та алалар, үзләре дә әзерлиләр.

-Җәй буе Вәлиҗан белән мотоблокка утырып, Сөлчә буена йөредек. Бер көн калмагандыр. Менә шул төзмә башларын печән белән икәү тутырдык, Авылда мал-туарсыз булмый, шуның белән тормыш алып барабыз, - ди хуҗабикә.

Җәй буе Вәлиҗан белән мотоблокка утырып, Сөлчә буена йөредек: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев