Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сосновкада мәктәп кирәк

Үткән елда Ульяновка мәктәбен капиталь ремонтлау җирлектә иң күләмле, күркәм эш булды. Бу хакта күптән хыялландылар. Ремонтка нефтьчеләр 12 миллион сум акча биргәннәр, район да булышкан. Тормыш бер урында гына тормый, ихтыяҗлар арта бара. Бүген Сосновкада яңа мәктәп сорыйлар. Бу ансат эш түгел, ә менә су челтәрләрен исә быел ук...

Үткән елда Ульяновка мәктәбен капиталь ремонтлау җирлектә иң күләмле, күркәм эш булды. Бу хакта күптән хыялландылар. Ремонтка нефтьчеләр 12 миллион сум акча биргәннәр, район да булышкан.


Тормыш бер урында гына тормый, ихтыяҗлар арта бара. Бүген Сосновкада яңа мәктәп сорыйлар. Бу ансат эш түгел, ә менә су челтәрләрен исә быел ук ясарга өмет бар. Монда һәм Девичья Полянада да күперләр, авыл эчләрендәге урам юллары ремонт көтә. Ульяновкадагы үзәк юл да нык ватылган. Саминовкада һәм Нагорныйда чиста суны коелардан гына алалар. Бер ел эчендә халык саны 36га кимегән, 2017 елда нибары 2 бала туган, 16 кеше вафат булган.

Ульяновка авыл җирлегендә, Ульяновка, Девичья Поляна, Сосновка авылларында узган халык җыеннарында болар һәм башка кайбер проблемалар, маршрут автобусы хәрәкәтенә бәйле мәсьәлә турында да сүз булды. Сыер тотучы берәү сөткә бәя төшүгә зар белдерде. Мондагы мөрәҗәгатьләрнең, сорауларның барысын да район җитәкчелеге үз контроленә алды.

-Тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара, моны барыбыз да күреп торабыз, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, аеруча социаль өлкәдә зур үзгәрешләр турында искә төшереп. -Резервлар күп. Никтер, сездә гаилә фермалары юк.

Ульяновка җирлеге күпчелек күрсәткечләр буенча яхшылар рәтендә. Мәдәнияттә, спортта алдынгылар. Торак пунктлар нык чистарган. Җирлек башлыгы Самат Шәмсетдинов отчетында билгеләп үтелгәнчә, салымнарны вакытында, тиешле күләмдә җыялар. Төзелешләр туктап тормый. Быел, мөгаен, район хисабына төзелүче җирлек Советы өчен яңа бина да сафка басар. Девичья Полянада буа ремонтына да шәт кирәк средстволар табылыр. Зиратлар төзекләнә, урамнар яктыра. Тагын бер алга китеш игътибарга лаек - "Әккәрәй" җәмгыяте биредә 1399 гектар җирне эшкәртә башлаган. 2016 ел өчен пайчыларга бөртек биргәннәр, салымнарын да түләгәннәр. Пайчылар белән 2017 ел өчен дә исәп-хисап ясарга ышандыралар. Әлеге җәмгыять җитәкчесе Виктор Сутягин шулай диде.

Җыеннар дәвам итә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы мәктәп Сосновка кирәк