Мәктәп тег белән яңалыклар
-
Татарстанда “Өлкәннәрне карау-тәрбияләү” мәктәбе ачылды
Урын өстендә ятучы өлкәннәрне карау-тәрбияләү буенча туганнарын укыту пилот проектында 60 татарстанлы катнашкан.
-
Чирмешән мәктәпләре акча эшләргә өйрәнә
Райондагы атналык киңәшмәләрнең берсендә мәктәпләрдә бизнес-план төзү, акча эшләү алымнары турында сөйләштеләр, мәктәп директорларына бу өлкәдә башка уку йортларының эш алымнарын өйрәнеп, шуны үзләрендә кулланырга тәкъдим иттеләр. -Район мәктәпләре бизнес-план төзергә һәм аны район мәгариф бүлеге белән килештерергә тиеш. Планны һәр мәктәп үзенең мөмкинлегеннән чыгып төзи, - ди район башкарма...
-
Сосновкада мәктәп кирәк
Үткән елда Ульяновка мәктәбен капиталь ремонтлау җирлектә иң күләмле, күркәм эш булды. Бу хакта күптән хыялландылар. Ремонтка нефтьчеләр 12 миллион сум акча биргәннәр, район да булышкан. Тормыш бер урында гына тормый, ихтыяҗлар арта бара. Бүген Сосновкада яңа мәктәп сорыйлар. Бу ансат эш түгел, ә менә су челтәрләрен исә быел ук...
-
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән мәктәп укучыларына пакетлар тапшырдылар
Быел Яңа ел алдыннан районда 1622 балага яңа ел пакетлары тараттылар. Әлеге бәйрәм күчтәнәчләрен башлангыч сыйныфларда укучы һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балаларга, рәхмәт яусын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тапшырдылар. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Мәктәп укучысы үз әтисен үтерә. Ир-атның тәнендә 12 яра табыла [видео]
Бу коточкыч җинаять быелның май аенда Яшел Үзән районында була. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек укучы җинаятьне үзе генә кылмый, аның белән балигъ булмаган иптәше дә була. Җинаять кылган вакытта егеткә 17 яшь тә тулмаган була. Ул гаиләдә бердәнбер бала булмый. Әтиләре - Зайцев Владимир Антонович белән аерым яшәгән булалар....
-
Ульяновкада мәктәп ачтылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешән районында, ремонттан соң, берьюлы өч мәктәп ачылды
Районда, үзгәртеп корганнан соң, берьюлы өч мәктәп кабат үз ишекләрен ачты. Аларны нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа иттеләр. Бүген 77 бала белем алучы, 29 ел элек ачылган Ульяновка мәктәбенә ремонт бик кирәк иде. Рәхмәт, "Татнефть" булышлыгы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та хәлебезгә кергәч, бинага быел җәй төзүчеләр...
-
Авыру балалар да мәктәптә укыячак
Россиядә коррекцион белем бирү йортларын яба башладылар. Чөнки хәзер авыру балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Тик инвалид балаларның барысы да мәктәптә укый алырмы соң? - Коррекцион мәктәпләр дә булырга тиеш. Аларның тәҗрибәсен югалтырга ярамый. Шуңа күрә бу уку йортларын ресурс үзәкләре итеп үзгәртергә мөмкин. Илдә 280ләп коррекцион бакча,...
-
Туган авылын онытмый
Иске Үтәмеш урта мәктәбе кабинетларына яңа интерактив такталар урнаштыралар. Аларны, спорт җиһазларын һәм мобиль компьютер классны мәктәпнең элеккеге укучысы Ренат Харисов акчасына сатып алганнар. "ТНТ - Групп" җәмгыяте генераль директоры Ренат Гата улы туган авылындагы мәктәпкә гел ярдәм итеп тора. Республика программасы нигезендә быел Иске Үтәмеш мәктәбендә капиталь ремонт ясалды....
-
Әмирдә төзүчеләр эшли
Бу авылда төзелүче күпфункцияле үзәкнең стеналарын күтәрәләр. -Бүген биредә утызга якын кеше эшли, - ди прораб Николай Абравников. - Стеналарны ноябрьнең өченче декадасында өеп бетереп, түбә ябарга керешәчәкбез. Әүвәл төзелеш материаллары белән проблема булгалады, хәзер юк, барысы да җитеп тора. Төзүчеләр кыш көне дә эшне туктатмаска ниятлиләр. Тәрәзәләр, ишекләр куйгач,...