Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичә – идарә, бүген – амбулатория

Иске Котышта заманча врачлык амбулаториясе ачылгач, янәшәдәге, инде кайбер урыннарда терәүләр куелган элеккеге участок больницасы бинасы музей объектына охшап калды. Хәер, ул эшләп тузган. 1826нчы елгы больницада, стационарда тирә-юньдәге меңнәрчә кеше дәва алган. Амбулаториянең яңа һәм иске бинасы. Баштарак авылдагы участок больницасын ремонтлау яки яңа бина төзү хакында план корылса...

Иске Котышта заманча врачлык амбулаториясе ачылгач, янәшәдәге, инде кайбер урыннарда терәүләр куелган элеккеге участок больницасы бинасы музей объектына охшап калды. Хәер, ул эшләп тузган. 1826нчы елгы больницада, стационарда тирә-юньдәге меңнәрчә кеше дәва алган.


Амбулаториянең яңа

һәм иске бинасы.

Баштарак авылдагы участок больницасын ремонтлау яки яңа бина төзү хакында план корылса да, соңрак, медицина учреждениеләрендә дә үзгәртеп корулар котылгысыз икәнен тойгач, район җитәкчелеге элеккеге колхоз бинасына күз төшерде. Барыбер буш тора, ник аны гына төзәтмәскә. Урыны уңайлы, стеналары нык. Чыгымнары да азрак булачак. Һәм бу иң дөрес карар иде. Вакыт та шуны раслады.
Нәкъ 31 ел элеккеге кебек, нәкъ октябрь бәйрәме алдыннан бинаны ачарга бик күп халык җыелды. Саклык банкы һәм почта бүлекчәсе, даруханә, авыл җирлеге Советы да урнашачак бинаның - күпфункцияле үзәкнең зур өлеше врачлык амбулаториясенә бирелгән. Якты, җылы, иркен кабинетларда җиһазлар да бар. Амбулатория мөдире Абдуҗаббар Абдугаффаров әйтүенчә, иртәгәдән авыруларны биредә кабул итәчәкләр.
Безгә көненә уртача 10-15 кеше килә,- ди 33 ел стажлы, тәҗрибәле белгеч-гомумпрактика врачы шәфкать туташы Татьяна Борисова. - Барысы 1100 пациентка хезмәт итәбез.
Бәйрәмгә пенсионерка, участок больницасында 36 ел хезмәт куйган Анастасия Семаева да килгән. - Элегрәк авылда 14 яшькә кадәрге 135шәр бала бар иде. Эшебез күп булды,- ди хөрмәтле шәфкать туташы. - Бүген мондый күркәм бинада бик эшлисе иде дә, олыгайдык шул.
Район җитәкчесе Наил Зарипов, район үзәге больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин һәм башкалар амбулаториягә дә алып керүче ишек алдындагы ал тасманы кистеләр, хуҗаларны котладылар.
Сәламәтлек- кеше өчен иң мөһиме, - диде район җитәкчесе. Һәм ул бу объектта эшләгән, булышкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде, шул исәптән, әле шушы көннәрдә генә туган көнен билгеләп үткән авыл җирлеге башлыгы Александр Митякинны да мактап узды, бүләк тә тапшырды. Мансур Бәдретдинов җитәкчелегендәге төзүчеләр коллективы бинаның эчендә барын да яңабаштан, зәвык белән эшләгән, хәтта кабинетларда стеналарга да аерым, үзенә бер төсле плитка ябыштырганнар. Ике катта ике газ миче куелган, электр, газ, су челтәрләре яңадан сузылган. Элек амбулаториягә суны колонкадан ташыган медперсоналга бүген кайнар һәм җылы суны эчке яктагы краннарны гына борып агызасы. Әллә ничә урында санузел, канализация дә бар. Бу хәлгә әле ышанып та бетмиләр кебек.
Бина тирәсен дә нык матурлаганнар: тимер коймалар, затлы материалдан түшәлгән тротуар бик озакка чыдар.
Күпфункцияле үзәкне ачу тантанасына бик күп халык җыелды. Котышлылар бу вакыйгага бик сөенделәр. Аеруча пенсиядәге абый-апалар үзләрен шулай кайгыртучы район җитәкчеләренә бик рәхмәтле. - Газ, су электр өзлексез килә, пенсияне айныкын-айга алабыз, чиркәүгә дә йөрибез, - диләр алар. - Участок больницабызның амбулатория булып калуы гына начар.
Нишләтәсең, илдә, республикада, районда да шул хәл - кечерәк больницаларның статусы кечерәя. Әмма котышлылар һәм бу тирә-як авыллар халкы өчен янә бер уңайлылык тормышка ашарга мөмкин - амбулатория базасында "Ашыгыч ярдәм" станциясе ачмакчылар. Шулай булса, ул тәүлек буе эшләячәк.
Башка кайбер авыллардагы шундыйрак тантаналардагы кебек, район башлыгы Наил Зарипов монда да халыкны даими эшле итү проблемасына тукталды. Бүгенге, төшенкелек, билгесезлек заманында җитәкчеләрдән, авыл җирлекләре Советларыннан яңа идеяләр, тәкъдимнәр, конкрет программалар кирәк, товар җитештерүчеләргә конкрет ярдәм күрсәтергә, халыкны оештырырга кирәк. Бер-беребезне аңлау, бер-беребезгә булышу мөһим.
Котыштагы участок больницасы гомер-гомергә мактаулы иде. Анда төпле белемле, тырыш врачлар һәм шәфкать туташлары халыкка хезмәт итте. Амбулаториядә дә шундыйлар икән: ачык йөзле, һөнәрләренә тугрылыклы хезмәткәрләр. Пациентлары да яхшылыкның кадерен белүче, кунакчыл, әдәпле, күндәм халык. Барысына да саулык телик.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Күбрәк фотолар "Фотолар Галереясында" урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Иске Котыш авылы сәламәтлек