Иске Котыш авылы тег белән яңалыклар
-
Иске Котышта уңай үзгәрешләр күп
Ял көне булса да, Иске Котыш авыл җирлеге Советы бинасы иртүк ачык. Монда яңа ел каникулларын озакка сузмаганнар. -Тиздән җирлектә халык җыены узачак, былтыргы эшебез турында отчет бирәсе бар, шуңа әзерләнәбез, - ди җирлек башлыгы Александр Митякин. - Бәйрәм матур гына узып бара, тыныч. Юлларыбыз йөрерлек. Һәр йортка диярлек кунак...
-
Иске Котыш белән Чумачкада салкынлык 35 градуска ук җитте
Бүген иртән районыбызның Иске Котыш, Чумачка авылларында термометрлар минус 35не күрсәткән. Гадәттә, бу торак пунктларда, башкалар белән чагыштырганда, күпкә салкынрак була. -Йортыбыз елга буендарак, түбәнлектә урнашкан, бездә иртән -35 иде. Өстәге урамнарда 28 булган. Бер авылда менә шундый аерма, - дип хәбәр итте Иске Котыштан Екатерина Кшуманева. Чумачкадан Тәслия апа...
-
Иске Котышта яшәүче ир-атлар урлаган шикәр татлы булмаган
Иске Котышта яшәүче ике ир - ат, исерек баштан, су буена ялга туктаган машина арбасыннан шикәр комы урлыйлар. Август аеның караңгы төнендә Сергей Семаев белән Владимир Христоферов авыл янәшәсендәге буа янында "МАЗ" машинасын күреп алалар. Авыл кешесе кызыксынучан инде ул. Якташларыбыз да машина йөртүчене борчып тормыйлар, әрҗәдәге йөкне үзләре генә...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Руханины искә алганнар Иске Котыш авылында балалар православ рухание Константан Сергеев атып үтерелгән урынга велосипедлар белән барып зиярәт кылдылар. Мәрхүм үз заманында шушы авыл чиркәвендә настоятель булып хезмәт иткән. Рухани 1918 елда кызыллар отряды тарафыннан атып үтерелә. Өлкәннәрне Президент котлый Бу елның җиде аенда районда 28 кешене 90-95 яшьлек юбилейлары...
-
Иске Котышта яшәүче 100 яшьлек әби татар телен оныткан
Иске Котышта гомер итүче Федора Кудряшовага 22 февральдә үк 100 яшь тулды. Аның гомер бәйрәмен теркәлү урыны - прописка буенча - Түбән Кама шәһәрендә зурлап уздырганнар. Девичья Поляна авылында туып үскән Федора Гавриловна 32 яшендә өч бала белән тол кала. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга....
-
Чирмешән районы авылларында көтү чыкты
Районыбызның кайбер авылларында, әйтик, Иске Котышта, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә көтү апрель аенда ук чыккан. Күпчелек авылларда терлекләрне көтүгә майның беренче көннәрендә саф һавага чыгарырга җыеналар. Көтү мәсьәләсен хәл итү өчен авыл җирлекләре Советлары, халык белән очрашып, җыелышлар уздырганнар. Ивашкинода көтү 3 май көнне чыгачак, биредә малларны чиратлашып көтәргә ниятләгәннәр....
-
Райондагы тәүге праймериз Иске Котышта узачак
5 майдан башлап, районда праймеризлар узачак. Колакка ятрак яңгырашлы бу сүз, гади генә әйткәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүне аңлата. "Бердәм Россия" сәяси партиясе 13 сентябрь көнне сайлауларда катнашачак кандидатларын шушы рәвешле алдан барлап куя. Алдан тавыш бирү чарасы районыбызның 18 авыл җирлеге территориясендә узачак. Һәр авыл җирлеге - бер...
-
Кичә – идарә, бүген – амбулатория
Иске Котышта заманча врачлык амбулаториясе ачылгач, янәшәдәге, инде кайбер урыннарда терәүләр куелган элеккеге участок больницасы бинасы музей объектына охшап калды. Хәер, ул эшләп тузган. 1826нчы елгы больницада, стационарда тирә-юньдәге меңнәрчә кеше дәва алган. Амбулаториянең яңа һәм иске бинасы. Баштарак авылдагы участок больницасын ремонтлау яки яңа бина төзү хакында план корылса...