Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә төзелүче “Мөшбикә“ мәчетенә манаралар куелды

Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы. Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар. Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз...

Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы.

Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар.
Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз - Әмирдә туган, бүген Сургутта билгеле эшкуар Фазыйл Әгъләмов. Алар - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар - сүзләрендә тора белүче егетләр.
350 чамасы кешегә исәпләнгән, 12гә 20 метр зурлыгындагы, беренче катта - ирләр, икенче катта хатын-кызлар дини йолаларны үтәячәк, подвалында уку класслары, мәҗлесләр үткәрү залы булачак мәчетнең тәрәзәләрен ноябрь аенда ук куеп калдырмакчылар. Димәк, быелга планлаган эшләр үтәлә дигән сүз.
-Бу бина туган ягыбыз халкына бүләк, әниебез Мөшбикә истәлеге булсын дидек. Байлык бит бүген бар, иртәгә юк. Ә мәчет яхшылыкка өйрәтүче, иман иңдерүче изге урын, - ди быел 60 яшен тутырган Фазыйл Әгъзам улы.
Манараларның 16 метрлап өлешен кирпечтән өеп менгезгәннәр, инде аңа каркасы Сургутта ук ясап кайтарылган икенче өлешен куйдылар. Шул уңайдан үзенә күрә бәйрәм булды. Тарихи вакыйга бит. Бабайлар да, яшьләр дә күп килгән. Әлмәттән чакырылган зур кран ярдәмендә, манараларны җайлап кына тиешле урынга урнаштырдылар, беркетеп куйдылар. Монда миллиметрына кадәр төгәллек кирәк. Мәчет төзүчеләр бу яктан оста, барын да шартына китереп эшлиләр. Әйтик, стеналарны бик пөхтә, матур иттереп өйгән, төзелештә катнашкан Түбән Чегодай һәм Лашман егетләренә дәгъва белдерерлек түгел. Төзелеш материаллары да сыйфатлы, чыдам, заманча. Әйтик, түбәне резинасыман, төсле тиз уңмый торган кыйммәтле материал белән ябалар.
-Алла исәнлекләрен бирсен, район өчен, милләтебез өчен бик игелекле, гамәл башкаралар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов.
Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, мәчет төзетеп, бу егетләр башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр.
Элеккеге аэропорт урынында, мәчет янәшәсендә дистәләрчә гаилә яңа йорт төзергә керешкән, инде түбәлеләре дә күп.
... Ераккарак киткәч ничектер тагын да якынрак кебек күренүче, манаралары 30 метр чамасы күккә ашкан, Чирмешәнннең көньягы халкына хезмәт итәчәк мәчетнең Ходай ярдәме белән ае да куелыр, эчке эшләре дә үтәлер. Төзетүчеләре, төзүчеләре исән булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөшбикә мәчете Чирмешән авылы манара