Мөшбикә мәчете тег белән яңалыклар
-
Мөшбикә мәчете кубогы Чирмешәндә калды
Район үзәгендә төзелүче Мөшбикә мәчете кубогына үткән республика хоккей ярышларында Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Казан спортчылары - икенче, Яр Чаллы хоккейчылары өченче урында. Ярышларда барлыгы алты районнан җиде команда (Чирмешәннән, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Мөслимнән һәм Әлмәттән ике команда) көч сынашты. -Традицион ислам айлыгы барышында Чирмешәндә хоккей буенча...
-
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете төзелешендә эш туктамый
Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетенең эчке һәм тышкы ягында да эш тукталмый. Бинаның эчке өлешендә түбә һәм стеналарны матурлыйлар, идәнгә плитә җәяләр. Тышкы якта эш күләме бик күп түгел. Бүген койма өчен терәк баганалар күтәрәләр, тимер баганаларны матур кирпеч белән әйләндерәләр. Мондый баганалар йөздән дә күбрәк булачак. Әлеге районда...
-
Мөшбикә мәчете кубогы Чирмешәндә калды
Боз сараенда мөселман яшьләре арасында, район үзәгендә төзелеп килүче Мөшбикә мәчете кубогына районара хоккей ярышларында чирмешәнлеләрдән дә җитезләр булмады - алар беренче. Боз хуҗаларыннан азга гына калышып, Яр Чаллы командасы - икенче, Алабуга хоккейчылары өченче булдылар. Җиңүче командаларга кубоклар, медальләр, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил...
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчете кубогына хоккей буенча ярышлар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчете кубогына хоккей ярышлары узачак
Чирмешәндәге Боз сараенда мөселман яшьләре арасында Мөшбикә мәчете (аны бертуган Әгъләмовлар төзетә) кубогына районара хоккей ярышы булачак. 13 ноябрь көнне безгә тирә-яктан да унлап команда килергә тиеш. Ярыш сәгать 10да башлана.
-
Чирмешәндә төзелүче “Мөшбикә“ мәчетенә манаралар куелды
Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы. Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар. Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз...
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчетенә манара куярга җыеналар
Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетенә манара куярга җыеналар, алар икәү булачак. Манараның бер өлеше кирпечтән күтәрелгән дә. Әлеге дин йортын Сургутта яшәүче һәм эшләүче Әмир егетләре - бертуган Әгъләмовлар салдыра.
-
Чирмешән районында егерме дүртенче мәчетнең стеналарын күтәрәләр
Чирмешәннең Амур ягында, элеккеге аэропорт урынында төзелүче Мөшбикә мәчетенең стеналарын күтәрәләр. Подвал өлешендә дә эш бара. Биредә һәр көнне уртача ун кеше хезмәт куя. Матур, тигез итеп куелган кирпечләргә караганда, алар - оста төзүчеләр. Район үзәгендә инде икенче бу мәчет шактый иркен: 20гә 12 метр зурлыкта, ике манаралы, ике катлы...
-
Чирмешәндә икенче мәчет төзелә
Амур ягында төзелүче яңа мәчеттә төзүчеләр беренче катның кирпеч стеналарын күтәрә башладылар.
-
Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетенең нигезе бар
Чирмешән авылының Амур ягында мәчет төзелүе хакындагы хәбәр мөселман якташларыбызда зур кызыксыну уятты. Мәгълүм булганча, әлеге дин йорты төзелешен Әмирдә туып-үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче абыйлы-энеле Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар мәрхүмә әниләре - Мөшбикә истәлегенә салалар. Алар төзелешнең барлык чыгымнарын да үз өсләренә алабыз, диләр. Эшне озакка сузмыйча, игелекле бу...