Чирмешәндә төзелүче “Мөшбикә“ мәчетенә манаралар куелды
Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы.
Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар.
Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз...