Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетенең нигезе бар

Чирмешән авылының Амур ягында мәчет төзелүе хакындагы хәбәр мөселман якташларыбызда зур кызыксыну уятты. Мәгълүм булганча, әлеге дин йорты төзелешен Әмирдә туып-үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче абыйлы-энеле Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар мәрхүмә әниләре - Мөшбикә истәлегенә салалар. Алар төзелешнең барлык чыгымнарын да үз өсләренә алабыз, диләр. Эшне озакка сузмыйча, игелекле бу...

Чирмешән авылының Амур ягында мәчет төзелүе хакындагы хәбәр мөселман якташларыбызда зур кызыксыну уятты. Мәгълүм булганча, әлеге дин йорты төзелешен Әмирдә туып-үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче абыйлы-энеле Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар мәрхүмә әниләре - Мөшбикә истәлегенә салалар. Алар төзелешнең барлык чыгымнарын да үз өсләренә алабыз, диләр.

Эшне озакка сузмыйча, игелекле бу егетләребез узган елда мәчетнең нигезен кордырдылар да. Бинаның подвал өлеше көздән плитәләр белән капланды. Изге йорт бик иркен булырга: 20 метрга 12 метр зурлыкта. Проект буенча, аны, подвал өлешеннән башка, ике катлы, ике манаралы итмәкчеләр.
Әмма мәчетнең төп корпусыннан тыш, тагын башка бик күп эшләр планлаштырыла. Без, картлар, җәен намаз укырлык вакытлыча корылма ясап булмасмы дип хыялланабыз. Киләчәктә яңа мәчеткә берәр укыган белгеч-имам кайтса, аны тораклы итү ягын алдан кайгыртып куйсак та яхшы булыр иде. Шуларның барысын да күздә тотып, барлык мәчет картлары белән җыелышып, Чирмешән мәчетендә җыелыш үткәрдек. Анда биш кешедән (Амур ягында яшәүчеләр) совет оештырылды. Безнең максат, хөрмәтле кардәшләр, әлеге эшләргә акча туплау. Аны җыю буенча "кассирлык" эше Наил Гафиевка йөкләнде. Моннан кала, Чирмешән мәчетендә "Яңа мәчет төзелешенә" дип язылган тартма куярга, ярдәм итүчеләрнең авылын, исем-фамилиясен аерым журналга теркәп барырга һәм аларның исемлеген ай саен чыга торган "Нурлы Чирмешән" газетасында халыкка җиткереп барырга дип килештек. Районыбызның башка авыл мәчетләре дә читтә калмас дип өметләнәбез. Гадәттә мондый изге эшләрне, рәхмәт, районыбыз эшмәкәрләре дә күтәрешә. Чирмешән мәчете янкормасын корганда алар бик нык ярдәм иттеләр.
Әлеге уңайдан сораулары, тәкъдимнәре булган якташларыбыз миңа 2-58-25 номеры буенча шалтыратсыннар иде. Сезнең ярдәм кирәк, кардәшләр!
Мәчет картлары исеменнән,
хезмәт ветераны Гомәр Шарапов.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет Мөшбикә мәчете