Мәчет тег белән яңалыклар
-
Чирмешән мәчетендә мөнәҗәт әйтеп ярышачаклар
17 декабрьдә, якшәмбе көнне Чирмешән мәчетендә иң оста һәм матур итеп мөнәҗәт әйтүче хатын-кызларны ачыклаячаклар, катнашучыларга яшь чикләүләре юк. Бәйге сәгать 10да башлана. Кадрия Гамирова фотосы
-
Дин галиме килә
19 августта, шимбә көнне, Чирмешән мәчетенә Болгар Ислам академиясе профессоры, танылган галим Габдерраззак әс-Сәгъди киләчәк. Вәгазь тыңларга теләүчеләрне кичке сәгать 6га мәчеткә чакыралар.
-
Чирмешән мәчетендә балалар ял итте
Кышкы каникул көннәрендә утызлап малай һәм кыз ялларын Чирмешән мәчетендә бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. 2сеннән 8 гыйнварга кадәр сузылган кышкы лагерьнең һәр көнен мавыктыргыч итеп оештырганнар. Балаларга дини-әклакый тәрбия бирүче дәресләр үткәрелгән, Пәйгамбәребез тормышыннан гыйбрәтле вакыйгалар белән дә таныштырганнар. Балаларыңның белемнәрен викторина үткәреп тә сынаганнар. Малайларның һәм кызларның...
-
Утыз Имәни мәчете өстендә - “изге нур”
Мәгълүм булганча, ноябрь аенда Чаллыда мәгърифәтче галим һәм дин әһеле, якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылды. Шул бәйрәм вакытында бер танышым төшергән фотоларны Интернетта (www.cһelnу-izvest.ru) күргәч, исем-акылым китте. Ышанасызмы, Ходайның рәхмәте белән, мәчет өстенә Салават күпередәй "Изге Нур" төшкән. Тәкъбир әйткән вакытта алгы рәттә булганлыктан, бу искиткеч манзараны күрмичә...
-
Урманасты Үтәмеш имамсыз калды
Мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр. Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов күптән түгел үлеп киткәч, әлегә бу вазифаны үз өстенә алучы юк. 91 йортлы, 193 кеше яшәүче авыл мәчетенә нибары өч карт - Камил Узбаев, Әкрәм Исхаков, Мәүлиҗан абый Гыйләҗевлар...
-
Чирмешән мәчетендә никах туе узды
Күптән түгел Чирмешән мәчетендә Рәдиф Сөләйманов һәм Альбина Мөхәммәтгалимованың никах туе булды. - Туйда йөзгә якын кеше катнашты, - ди мәчет имамы Рамил Ибраһимов. - Зал өчен акча алмадык. Рәхмәт, байтак кунаклар мәчеткә сәдака калдырып киттеләр. Моңа кадәр дә берничә яшь парның никахын ислам йолалары буенча теркәдек.
-
“Традицион ислам” яки әһле суннә вәл-җәмәга
Мөселманнар арасында "традицион ислам" төшенчәсе каршылыклы. Кайберәүләр аны "татар исламы" дип аңлата, кемнәрдер кабул итә, бер төркем мөселманнар тәнкыйтьли. "Ислам ислам инде ул", диючеләр дә бар . Ләкин без дөнья буйлап кан кою, сугышлар барганда чын исламны секталардан аерыра белергә тиешбез. Традицион ислам, гомумиләштереп әйткәндә "әһле суннә вәл-җәмәга" дигәнне аңлата....
-
Чирмешәндә мәчетне тышлыйлар
Чирмешән мәчетендә тагын ремонт башлаганнар - бинаны тышкы яктан металл сайдинг белән тышлыйлар. Бу эшкә кирәк акчаны "Ильхан" җәмгыяте (Югары Кәминкә) хуҗасы Ильяс Хәнәфиев биргән.
-
Чирмешәндә төзелүче икенче мәчеткә манаралар куйдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәндә “Ислам дин айлыгы" уздырыла
1 ноябрьдән - 1 декабрьгә хәтле районыбызда "Ислам дин айлыгы" уздырылачак. Әлеге чорда мәчетләрдә традицион ислам дине турында вәгазьләр уку, очрашулар, китапханәләрдә һәм музейларда тематик стендлар ясау һәм урнаштыру, кинозалларда ислам дине турында фильмнар күрсәтү, матбугатта, мәгълүмат чараларында мәкаләләр чыгару, буклетлар ясау һәм башкалар планлаштырыла. Минсәгыйрь Миншин, район мөхтәсибе.
-
Чирмешәндә Мөшбикә мәчетенә манара куярга җыеналар
Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетенә манара куярга җыеналар, алар икәү булачак. Манараның бер өлеше кирпечтән күтәрелгән дә. Әлеге дин йортын Сургутта яшәүче һәм эшләүче Әмир егетләре - бертуган Әгъләмовлар салдыра.
-
Чирмешән мәчетендә корбан ашлары уздырыла
Бу арада безнең Чирмешән мәчетендә һәр көнне диярлек Корбан ашлары уза. 80-90лап кеше җыелучы мәҗлесләрдә имамыбыз Рәмил хәзрәт Ибраһимовның үтемле вәгазьләрен йөрәгебезгә сеңдереп тыңлыйбыз. Халык мәрхүм-мәрхүмәләрне искә алып, алар рухына дога кыла. Рәхмәт, табын көйләүче апаларга да. Аларның татлы ризыклары, корбан ите белән пешерелгән аш-сулары бик тәмле була. Без үзебез...
-
Чирмешән мәчетендә корбан ашлары уздырыла
Чирмешән җәмигъ мәчетендә гает намазына 300дән артык кеше җыелды. Аларның һәммәсе дә Аллаһы тәгаләне зурлап тәкбирләр әйтте. Шушы мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов халыкка вәгазь һәм догалар укыды. Чирмешән мәчетендә бу көннәрдә якташларыбыз корбан ашлары уздыра. Инде унике көнгә заказлар бар да.
-
Чирмешәндә өлкәннәрне сыйладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешәндә икенче мәчет төзелә
Амур ягында төзелүче яңа мәчеттә төзүчеләр беренче катның кирпеч стеналарын күтәрә башладылар.