Безнең районда

Туймәттә тагын бер кибет булачак

Бу авылда югары очтагы, элеккеге азык-төлек кибете урынында яңа сәүдә ноктасы төзелде. -Кибетнең стеналарын үткән елда ук күтәрткән идек, хәзер газ кертәсе калды, эчке эшләр дә бар, - ди кибетнең хуҗасы Гөлүсә Фәссахова. - Җәйгә кибетне ачып булмасмы дип торабыз. Бүгенге көндә Туймәттә ике кибет эшли - шәхси эшмәкәрләр халыкны...

Бу авылда югары очтагы, элеккеге азык-төлек кибете урынында яңа сәүдә ноктасы төзелде.

-Кибетнең стеналарын үткән елда ук күтәрткән идек, хәзер газ кертәсе калды, эчке эшләр дә бар, - ди кибетнең хуҗасы Гөлүсә Фәссахова. - Җәйгә кибетне ачып булмасмы дип торабыз.

Бүгенге көндә Туймәттә ике кибет эшли - шәхси эшмәкәрләр халыкны азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора. Ә менә райпо кибете инде бер елдан артык эшләми, ябык.

Автор фотосы


undefined Туймәт кибет булачак тагын бер

Нет комментариев