Туймәт тег белән яңалыклар
-
Туймәт авылында халык үзе белеп җыештыра
Туймәтлеләр карлар эреп, җирләр ачыла башлау белән, апрель уртасында ук чисталык өмәләрен башлап җибәргәннәр.
-
Туймәттә һәм Түбән Кәминкәдә үзсалым тулысынча җыелган
Районда 2018 ел өчен 2 миллион сумнан күбрәк, ягъни тиешленең 70 процентыннан күбрәк күләмдә үзсалым акчасы җыелган. Туймәт һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә бу мөһим эшне төгәлләделәр дә. Кармыш һәм Ульяновка буенча да күрсәткечләр яхшы. Шешминка, Мордва Афонькәсе җирлекләрендә җыелган акчалар күп түгел әле. Районда быел үзсалым акчаларын 1 апрельга...
-
Туймәт авылыннан Әфганстандагы сугышта бер гаиләдән ике бертуган катнашкан
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарганга 29 ел вакыт үткән. Тик аның яралары әле бүген дә күпләрнең йөрәгендә. Бер-бер артлы ике улын армиягә озаткан һәм икесе дә Әфган сугышын узган егетләрнең әниләре хәтереннән бу еллар ничек эзсез узсын инде?! Туймәт авылыннан Саимә Сафина олы улы Илгизне 1984 елның көзендә, икенчесе Раилне 1986ның...
-
Туймәттә тагын бер кибет булачак
Бу авылда югары очтагы, элеккеге азык-төлек кибете урынында яңа сәүдә ноктасы төзелде. -Кибетнең стеналарын үткән елда ук күтәрткән идек, хәзер газ кертәсе калды, эчке эшләр дә бар, - ди кибетнең хуҗасы Гөлүсә Фәссахова. - Җәйгә кибетне ачып булмасмы дип торабыз. Бүгенге көндә Туймәттә ике кибет эшли - шәхси эшмәкәрләр халыкны...
-
Туймәт урамнары акка төренгән (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Туймәттәге Җузи кабере ташландык түгел
Туймәт зиратында 1931 нче елда җирләнгән өч яшьлек малайның кабере бар. Аның кабер ташына латин хәрефләре белән "Җузи, син яшәргә тиеш идең, яши алмадың" дип язылган. Ул 30 нчы елларда безнең авылда мәктәп директоры булып эшләгән Нургали абый Батыршинның (мәрхүм Сабур Батыршинның әтисе) вакытсыз үлгән улыныкы икән. Көзге якта мәктәпнең...
-
Ильяс Галимовка 40 яшь: Үкенүдән файда юк
Чирмешән районы Туймәт авылында туып-үсеп, малай вакытта кулына сөлге дә тотып карамаган ул. Ә 18 яшендә Чистайдагы совхоз-техникумда белем алган вакытта танылган тренер Әдип абый Нуруллин кул астында көрәш белән җенләнә башлап, еллар узу белән Татарстанның гына түгел, Россиянең дә бил бирмәс көрәшчесенә әйләнгән. Бүген Әлмәт батыры Ильяс Галимовка 40...
-
Туймәттә бер баш терлек югалган
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе җәйге лагерыннан бер баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара. Теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Чирмешәндә ике кешедән ау мылтыклары алынган....
-
Туймәттә мөмкинлекләре чиклеләргә бәйрәм ясадылар
Быел да Туймәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге Советы белән берлектә, мөмкинлеге чикле авылдашлары өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Балалар кебек үк, өлкәннәр дә Яңа елда ниндидер шатлык, куанычлар буласына өметләнә. Инвалидлар һәм аларның опекуннарын чәй табыны артына дәшеп сыйладылар. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр таратты, концерт та...
-
“Чирмешәнагрохезмәтләре“нең Туймәт бүлекчәсендә бозаулар югала
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә 6 айдан 12 айга кадәрге 4 бозау югалган. 01 Район территориясендә үткән атнада ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын часте хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барганнар. 02 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 38 гариза һәм хәбәр кабул иткәннәр. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендә...