Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге әбиләр һәм бабайлар бүлмәләрендә жалюзилар куелачак

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында үткәрелгән "Игелеклелек белән йөрәкләрегезне җылытабыз!" дип исемләнгән концерт биредә яшәүчеләрнең бер көнен чын бәйрәмгә әверелдерде. Инвалидлар декадасы кысаларында әби-бабайларның хәлләрен белешергә килүчеләр гел күп була, биредә бик күп чаралар үткәрелә, ләкин бүгенге концерт аларның күңелләрендә аеруча матур тәэсирләр калдырыр. Бәйрәм кичәсен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында үткәрелгән "Игелеклелек белән йөрәкләрегезне җылытабыз!" дип исемләнгән концерт биредә яшәүчеләрнең бер көнен чын бәйрәмгә әверелдерде.


Инвалидлар декадасы кысаларында әби-бабайларның хәлләрен белешергә килүчеләр гел күп була, биредә бик күп чаралар үткәрелә, ләкин бүгенге концерт аларның күңелләрендә аеруча матур тәэсирләр калдырыр.

Бәйрәм кичәсен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова ачып җибәрде.

-Инвалидлар көне -үзенчәлекле дата- янәшәбездә авыру һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр булуын һәм аларның проблемаларына карата игътибар җәлеп итү кирәклеген белгертүче көн,-диде ул.- Ләкин мөмкинлекләре чикле кешеләр кайчакта, безгә, сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк күрсәтәләр, алар район тормышында актив катнашалар, республика ярышларына баралар, җиңүләр яулыйлар. Сезнең арада да андый кешеләр булуы сөендерә.

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров та чарада катнашучыларга җылы сүзләр җиткерделәр.

Район мәдәният йорты артистлары, Чирмешән лицее укучылары, "Ядкарь" һәм "Ветеран" ансамбльләре чыгышлары -җырлары, шигырьләре белән йорт-интернатта тәрбияләнүчеләргә яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та бу көннәрдә якташларыбызны игътибарсыз калдырмаган.

-Депутат йорт-интернат ихтыяҗларына 60 мең сум акча күчерде, - ди әлеге учреждение директоры Илшат Бари улы.- Без ул акчага әби-бабайларыбыз бүлмәләренә жалюзилар куярга планлаштырабыз.

Автор фотолары

Безнең сайтта карагыз:

Интернат-йортта бәйрәм узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Чирмешәндәге куелачак жалюзилар бүлмәләрендә әбиләр бабайлар