Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына әлегә 2000 карточка тутырылган

"Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" район газетасына, 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, әлегә 2000 заказ карточкасы тутырылган. Район почта элемтәсе участогында әйтүләренчә, үткән яртыеллык белән чагыштырганда элемтә бүлекчәләрендә район газетасына, гомумән, матбугат басмаларына язылу темпы югарырак, бу көнгә тиешленең 37 проценты кадәр, ягъни 4530 данә газета-журналга заказ алынган. Быел да бу...

"Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" район газетасына, 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, әлегә 2000 заказ карточкасы тутырылган.

Район почта элемтәсе участогында әйтүләренчә, үткән яртыеллык белән чагыштырганда элемтә бүлекчәләрендә район газетасына, гомумән, матбугат басмаларына язылу темпы югарырак, бу көнгә тиешленең 37 проценты кадәр, ягъни 4530 данә газета-журналга заказ алынган.

Быел да бу эштә Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе беренчеләр рәтендә, биредә тулаем планны 73 процентка ук үтәгәннәр. Ульяновкада бу күрсәткеч - 60, Ивашкинода - 59, Күтәмәдә 50 процент. Ә менә Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсендә, нишләптер, эш сүлпәнрәк бара, тиешленең 20 процентын гына җыйганнар. Яңа Элмәле (21), Иске Элмәле (22), Лашман (23 процент) элемтә бүлекчәләрендә дә матбугат басмаларына яздыру барышы мактанырлык түгел.

Район газетасына заказлар 25 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Керкәле егете Марсель Әхмәтвәлиев - чемпионат җиңүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Наш Черемшан Безнең Чирмешән 2000 тутырылган әлегә газетасына карточка