Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

"Безнең Чирмешән" 30, 40 ел элек нәрсәләр турында язган?

Без бу хакта язган идек... 40 ел элек "Прожектор" колхозы игенчеләре җирле ашламалардан тирес һәм көл тупларга да игътибарны арттыралар. Көл җыюда Шешминка мәктәбе укучыларының тырышлыгы зур. "Ленин юлында" - 1977 ел, 30 декабрь. Түбән Кармалка сигезьеллык мәктәбенең яшь хоккейчылары Бәркәтә урта мәктәбе укучылары белән ике мәртәбә дусларча очрашу үткәрделәр......

Без бу хакта язган идек...

40 ел элек

"Прожектор" колхозы игенчеләре җирле ашламалардан тирес һәм көл тупларга да игътибарны арттыралар. Көл җыюда Шешминка мәктәбе укучыларының тырышлыгы зур.

"Ленин юлында" - 1977 ел, 30 декабрь.

Түбән Кармалка сигезьеллык мәктәбенең яшь хоккейчылары Бәркәтә урта мәктәбе укучылары белән ике мәртәбә дусларча очрашу үткәрделәр... Капкачы Сергей Ситушин, һөҗүм итүчеләр һәм сакчылардан Владимир Мордвинов, Анатолий Овсянников, Александр Мануйлов, Виктор Домнин, Николай Ванчиковлар үзләрен оста уенчылар итеп күрсәттеләр.

"Ленин юлында" - 1977 ел, 24 декабрь.

35 ел элек

Лашман колхозара катнаш азык заводы әле кайчан гына елына нибары 1000-1200 тонна азык җитештерсә, хәзер 5000 тоннага якын продукция ясый.

"Ленин юлында" - 1982 ел, 24 декабрь.

30 ел элек

Хәзер авылда (Иске Котыш) газ баллоннары белән тәэмин итү җайга салынды. Ләкин монда, аерым алганда, газ балоннарын йортларга ат белән ташуны оештыруда авыл Советы башкарма комитеты, колхоз правлениеларының да зур инициатива күрсәтүләре кирәк.

"Ленин юлында" - 1987 ел, 28 ноябрь.

Чирмешән аэропортындагы салкын бинада утырсаң нинди генә җырлар уйга килми.

Бина тышкы яктан әйбәт болай. Ә эченә керсәңме... әле ярый түбәсе бар диярсең. Андагы салкын һава бөтен бармакларыңны һәм кабыргаларыңны саный инде.

Без - пасажирлар утырырбыз да китәрбез, ә монда эшләүчеләр 8 сәгать буе ничек чыдарлар?!

"Ленин юлында" - 1987 ел, 16 декабрь.

Хәзер районда аеклык өчен көрәш җәмгыятенең 90 башлангыч оешмасы бар.

Аек яши башлагач, күпчелек гаиләләргә тынычлык кайтты, мөгамәләләр яхшырды, иҗтимагый-файдалы хезмәттә катнашучыларның җитештерүчәнлеге артты. Үзгәртеп кору вакытында моның әһәмияте зур.

"Ленин юлында" - 1987 ел, 19 декабрь.

"Алга" колхозында (Кармыш) 24 декабрьгә 400 гектар мәйданда кар тотылды.

"Ленин юлында" - 1987 ел, 30 декабрь.

25 ел элек

Район үзәгендә мәдәният йорты төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә әлеге бинаның нигезе салына.

"Ленин юлында" - 1992ел, 16 декабрь.

Районыбызда халыкка хосусыйлаштыру чекларын тарату дәвам иттерелә. Халык әүвәлге көннәрдә ваучерларны шикләнебрәк алса, бу көннәрдә чиратлар хасил булды. Әлегә 12 мең чек халык кулында.

"Ленин юлында" - 1992 ел, 19 декабрь.

Ниһаять, Чирмешән икмәк пешерү комбинаты үзебезнең "әтәч" конфеты җитештерә башлады. Конфетның берсе 7 сум тора.

"Ленин юлында", 1992 ел, 22 декабрь.

Чирмешән янындагы валда чыршыларга "һөҗүм"башланды да: халык яңа елны каршыларга җыена. Җәмәгать, тимик яшь үсентеләргә, чыршы алырга теләүчеләргә Чирмешәндәге универмагка килергә киңәш итәбез, монда чыршы сата да башладылар. Бәясе көч җитәрлек.

"Ленин юлында", 1992 ел, 28 декабрь.

20 ел элек

Чирмешәндә (яңа микрорайонда) яңа мунча төзелеше туктап калган иде. Ниһаять боз кузгалды, СУ-6 төзүчеләре бинаның идәннәрен җәяләр, стенасына кафель ябыштыралар. Мунчага җылылык та үткәрделәр.

"Безнең Чирмешән" - 1997, 10 декабрь.

Быел районыбыз хуҗалыкларыннан дәүләткә 32534 тонна бөртек, 31322 тонна шикәр чөгендере сатылды.

"Безнең Чирмешән" - 1997 ел, 13 декабрь.

10 ел элек

Амур ягында төзелүче балалар бакчасында штукатурка эшләре төгәлләнгән. Бу көннәрдә "Чирмешәнстрой" җәмгыяте төзүчеләре биредә идәннәр җәю белән мәшгуль.

"Безнең Чирмешән" - 2007 ел, 28 декабрь.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән Безнең районда турында язган элек нәрсәләр 30, 40