Безнең районда тег белән яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр “Алтын йөзлек” бәйгесендә җиңүче булдылар
Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырылучы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017" бәйгесендә өч якташыбыз җиңүчеләр арасына керде. Аларны Дипломнар һәм алтын билге - значок белән бүләкләгәннәр. Республиканың Икътисад министрлыгы мондый конкурсны бишенче ел үткәрә икән. Анда Татарстан территориясендә кимендә ике ел эшчәнлек алып барган кече һәм урта бизнес...
-
“ҮЗЕБЕЗДӘ КАЛДЫРСАК, ҮЛӘРСЕҢ ДИП КУРЫКТЫК, УЛЫМ”
Танышым сөйләгән әлеге гыйбрәтле вакыйганы «Сердәш»не укучыларга да җиткерим дип, кулыма каләм алдым әле. - Мине Бөгелмә шәһәренең тимер юл вокзалыннан табып алганнар, - дип сүз башлаган иде танышым, мине бик нык әсәрләндереп. - Әнкәй сугыш башланыр алдыннан гына әткәйгә кияүгә чыккан. Әткәйне сугышка алганнар һәм, яралангач, җәрәхәтләре төзәлгәнче дип,...
-
Чирмешәндә “Йолдызлык” ның икенче турына әзерлек бара
Районда "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең беренче - сайлап алу туры төгәлләнде. Фестиваль концертлары 16 авылда узган, аларда 600дән күбрәк бала катнашкан. Барлыгы 426 концерт номеры тәкъдим ителгән, 197се икенче турга сайлап алынган. -Быел "Йолдызлык" концертлары беренче тапкыр авылларда оештырылды , -ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җюри рәисе...
-
"Безнең Чирмешән" 30, 40 ел элек нәрсәләр турында язган?
Без бу хакта язган идек... 40 ел элек "Прожектор" колхозы игенчеләре җирле ашламалардан тирес һәм көл тупларга да игътибарны арттыралар. Көл җыюда Шешминка мәктәбе укучыларының тырышлыгы зур. "Ленин юлында" - 1977 ел, 30 декабрь. Түбән Кармалка сигезьеллык мәктәбенең яшь хоккейчылары Бәркәтә урта мәктәбе укучылары белән ике мәртәбә дусларча очрашу үткәрделәр......
-
Утыз Имән театры –“Идел–йорт” фестивале дипломанты
Утыз Имән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваленнән дипломантлар булып кайттылар. Якташларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясе буенча куелган спектакль белән катнашып, жюриның югары бәясен алганнар. Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау тантанасында бүләкне безнең театрның режиссеры Мингосман Мортазин чыгып алган. Спектакльдә төп рольләрнең...
-
Лашманда һәм Әмирдә юллар ялт итеп тора
Лашман һәм Әмир урамнары юллары ялт итеп тора, соңгы вакытта шактый яуган карны бик тиз якка эттеләр. - Бу эш өчен җаваплы ветеран Шакир абый Салиховка рәхмәт, 13 урамны да вакытында чисталарга өлгерә, көн дә дими, төн дә дими, кирәк чакта тракторын кабыза, - ди Лашман җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов....
-
Чирмешән урамнарын кем чистарта?
Тиздән карлы-буранлы кыш та килеп җитәр. Быел Чирмешән урамнарын кем чистартачак? Әлеге сорау уңаеннан без Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек. - Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыллар урамнарын декабрь аенда "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте чистартачак. Ә 1 январьдан соң, кем тендерны ота, шул оешма...
-
Түбән Кәминкәдә каз өмәләре башланды
Түбән Кәминкә авылында күпләп каз асраучылар байтак. Инде каз өмәләре дә уздыра башлаганнар. Миләүшә Хөснуллина, Нәфисә Идиятуллиналарның казларын, өмә ясап, тирә-күрше киленнәре җыелышып йолкыганнар. Гали Мәссаровлар йортында бу кошлар 50ләп үк, суыклар башлану белән, алар йортында да өмәләр узар. Минсылу Закирова да 50 баш каз үстергән, әлегә аларны берәмләп кенә...
-
Чирмешән районында һава торышы
Синоптиклар да ялгыша бугай - ай ахырына баштарак фаразланган салкыннар урынына алар алдагы 10 көнгә көндез уртача 2 градус җылы - 4 градус салкын, төнлә 0-8 градус салкын, явым-төшемнәр көтегез, диләр. Автор фотосы Безнең сайтта укыгыз: Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте
-
Ивашкинолылар беренче урынга чыкты
"Халыклар бердәмлеге көне"нә багышлап кызлар арасында үткән волейбол буенча ярышта - "Чирмешән" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә Ивашкино командасы җиңү яулаган. Лицейлылар - икенче, 1нче Чирмешән мәктәбе волейболчылары өченче урында. Бәйгенең "Иң яхшы уенчысы" дип Дарья Дякону (Ивашкино командасыннан) танылган. Марат Гомәров фотосы Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән кадетлар...
-
Чирмешән районында документларны махсус агентлык тутырачак
Чирмешәндә документлар тутыру белән шөгыльләнүче агентлык ачарга планлаштыралар. -Бөтен кеше дә махсус белемле, квалификацияле бухгалтер, икътисадчы яки юрист була алмый, - ди агентлыкның җитәкчесе - шәхси эшмәкәр Илназ Газыймов. - Бүген һәр кешегә бик күп төрле документлар тутырырга, отчетлар ясарга туры килә. Үзең генә бу эшне тиз һәм дөрес башкарып...
-
Чирмешәндә милли көрәш буенча турнир узачак
Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышлап милли көрәш буенча икенче ачык турнир узачак. Ярыш 18 ноябрьгә билгеләнгән. Бәйге "Чирмешән" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында үтәчәк. Анда 2002 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр бил алышырга тиеш ( 11 авырлык категориясендә). Катнашучыларны теркәү һәм үлчәнү сәгать 8дән 9га кадәр...
-
Чирмешән районы яңалыклары
Чирмешән турында фильм күрсәтеләчәк 24 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9да "Россия 1-Татарстан" каналы буенча Чирмешән турында документаль фильм күрсәтеләчәк. Аны Казанда якташлар җәмгыятенең 25 еллыгын билгеләп үткәндә тәкъдим иттеләр. Яңа фильмда районыбыз тарихы чагылдырылган, күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар тупланган һәм бүгенге көнгә кагылышлы сюжетлар да кертелгән. Беренче класста бер бала...
-
Чирмешәндә салым инспекциясендә - ачык ишекләр көне
Җир, транспорт һәм физик затлар милкенә салымнар түләү хакында 2017 елда җибәрелгән хәбәр һәм түләү кәгазьләрен аңлату буенча 10, 11 ноябрьдә барлык салым органнарында ачык ишекләр көне үткәрелә. Бу көннәрдә барлык инспекцияләр озайтылган эш көне режимында хезмәт күрсәтәчәк. 10 ноябрьдә (җомга көнне) - 9дан - 18 сәгатькә кадәр; 11 ноябрьдә...
-
Чирмешән районына авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, ел башыннан, 300 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Әлеге якташларыбызның 184се эш тапкан. Тагын 88 кеше эш эзләүче буларак үзәктә исәптә тора, шуларның 85се эшсезлек буенча пособие ала. Шул ук вакытта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 120 вакансия тәкъдим итә. Бу исемлектән күренгәнчә,...