Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йомырка зыян да китерергә мөмкин...

Табиб-диетолог бу ризыкны әзерләүнең иң зарарлы ысулы турында сөйләде.

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург “Россия 1” телеканалы эфирында йомырканы әзерләүнең нинди ысулы файдалы булуы турында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, колбаса белән бергә кыздырылган йомырка зыянлы булырга мөмкин, бигрәк тә кайбер кешеләр өчен. Табиб билгеләвенчә, тикшеренүләр буенча, тәүлегенә 50 грамм кыздырылган колбаса белән йомырка куллану ашказаны асты бизе һәм юан эчәкнең яман шеше кебек төрле авыруларның килеп чыгу куркынычын арттыра. Гинзбург мондый ризык атеросклерозны көчәйтергә мөмкин, дип тә белдерә.

Диетолог ит белән кыздырылган йомырканы артык күп кулланмаска киңәш итә. Бу ризыкны “пашот” йомыркасы ысулы белән әзерләү яхшырак, дип ассызыклый табиб.

“Пашот” йомыркасы — кабыксыз гына кайнар суда пешерелгән йомырка. Аның агы шактый каты булып пешә, ә менә сарысы йомшак һәм куе крем сыман килеп чыга.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев