Чирмешән районында зур проект - ЮНЕСКОның халыкара геопаркын булдыру буенча эш дәвам итә. Әлеге башлангыч кысаларында район җитәкчелеге районның туристлык маршруты буйлап узды.
Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге делегация составында “Татнефть” җәмгыятенең В.Д.Шашин исемендәге “ТатНИПИнефть” институтының үсеш буенча әйдәп баручы белгече Владлена Сырвачева һәм “Остров-тур Казань” экскурсия үзәге җитәкчесе Гомәр Сафин эшләде.
Маршрутның беренче ноктасы - уникаль Ташказан. Кармыш һәм Яшәүче авылларыннан ерак түгел урнашкан бу табигать һәйкәлнең озынлыгы якынча 5 километр. Чокырның төбе һәм ярлары табигать тарафыннан шомартылган, түгәрәк формадагы зур ташлар белән капланган.

Маршрут буенча узучылар Түбән Кармалка авылындагы 1902–1905 елларда төзелгән Николай Чудотворец гыйбадәтханәсен дә күрделәр. Тагын бер тукталыш – “Асфальтит ятмасы” геологик табигать һәйкәл. Ул Түбән Кармалкадан 3 км көньяктарак, Урта инеш буенда урнашкан. Һәйкәл 1981 елдан билгеле, мәйданы - 4 гектар.
Асфальтит ятмасы тирән ярыкларга ия борынгы пермь токымнары (порода) белән бәйле, алар тирәнлектә битум ятмасын үз эченә ала.

Делегация районның төп истәлекле урыны - Чирмешән крепостендә һәм туган як тарихы музеенда да булды.
Чирмешән районы ЮНЕСКОның халыкара геопаркын булдыру проектына кертелгән. Инициаторы – “Татнефть” компаниясе. Бу проект төбәкнең уникаль табигый объектларын, археологик мирасын һәм индустриаль тарихын берләштерәчәк.

Түбән Кармалка авылындагы “Асфальтит ятмасы” геологик табигать һәйкәле, уникаль ландшафтлы һәм бай тарихлы Ташказан, Чирмешән крепосте - хәрби-инженерлык архитектурасы һәйкәле геопарк составына кертеләчәк.
Проект буенча эшләүче команда туристларны җәлеп итү эшен дәвам итә: территория чикләре, төп маршрутлар, оештыру структурасы һәм икътисади нәтиҗә тикшерелә, тур-операторлар белән сөйләшүләр алып барыла.
Нет комментариев