«Мостовик» җәмгыяте коллективы хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлый!
Юлларның яхшы хәлдә булуы – теләсә кайсы территориянең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе. Юлчыларның көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Безнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Хөрмәтле юл хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел күтәренкелеге, җиңел булмаган хезмәтебездә зур уңышлар телибез.
Нет комментариев