Туймәтлеләр Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясе хезмәткәрләрен бик еш мактап телгә ала иде.
“Шунда барыгыз әле, яхшы шартлар, әйбәт дәвалыйлар,” - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килсә дә, анда мөрәҗәгать иткәнем юк иде.
Күптән түгел кан басымым күтәрелеп, башым әйләнеп егылдым, умыртка сөягем авыртты. Авылыбыз фельдшеры Түбән Кәминкәгә барырга киңәш итте.
Чыннан да, сөйләгәннәр дөреслеккә туры килде. Ишектән керүгә, мине регистратурада Нурания Гарифуллина каршы алды. 42 ел стажы булган авылдашым үз эшенең чын остасына әйләнгән. Шунда ук Нәфисә Сафина анализлар алды - ул бер сәгатьтән әзер дә булды. Гөлсинә Мусина электрокардиограмма ясады.
Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаган Гөлия Гарифуллина 1984 елдан бирле йомшак куллары, тәмле теле белән авылдашларын дәвалый. Ул үзешчән сәнгатькә дә вакыт таба, моңлы итеп җырлый. Фидания Бадамшина да Түбән Камада һөнәр үзләштергән, 1985 елдан туган авылында хезмәтен дәвам итә.
1993 елда Казан медицина колледжын тәмамлап, Түбән Кәминкә участок больницасына Алевтина һәм Максим Просвиркиннар эшкә килә. Алар үз эшләренең чын остасы: авыруларны игътибар белән тыңлыйлар, дөрес диагноз куеп, тиешле дәва бирәләр. Мин аларга бик рәхмәтле. Коллектив белән үзара килешеп, бердәм, тату эшлиләр. Монысы да игътибарга лаек.
Бинада чисталык һәм тәртип. Монысын санитарка Зөлхыя Мортазина булдыра.
Менә шундый уңган, булган, ачык йөзле, тәмле сүзле кешеләр эшли авыл хастаханәсендә.
Зөһрә Галимова.
Туймәт авылы.
Нет комментариев